«Мингер-Саба-Сатыш»маршруты буенча экскурсия

2020 елның 14 октябре, чәршәмбе
 
13 октябрь көнне Мичәнбаш авылы китапханәчесе Мичәнбаш авыл клубы мөдире белән берлектә авылдашлар өчен «Мингер-Саба-Сатыш»маршруты буенча экскурсия оештырдылар.  Экскурсия Мингәр авылында урнашкан Шәүкәт Биктимеров музееннан башланып китте. Анда экскурсовод Заһирова Л.М. артистның тормышы һәм иҗаты турында сөйләде. Аннары "Мингәр" ял базасында, Сабан туеның күңел ачу үзәгендә булдык. Шулай ук,  Сатыш авылы мәдрәсәсе музеена бардык, анда бик күп кызыклы экспонатларны күрергә насыйп булды. Экскурсия барышында экскурсовод-гид Тамчыгөл Вәлиева Саба районы, аның кызыклы урыннары һәм күренекле шәхесләре турында сөйләде. Экскурсия яхшы тәэсирләр белән истә калды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International