25 октябрьдә Автомобильчеләр көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан 23 октябрь көнне Мичәнбаш авыл китапханәчесе, Мичәнбаш авыл клубы мөдире белән берлектә, Шәмәрдәннең "Салават күпере" балалар бакчасында "Машиналар планетасы" дип исемләнгән чара уздырдылар. Чарада балаларга кунакка Светофор килде һәм үзенең юлда төп ярдәмче булуын, җәяүлеләрнең һәм машиналарның хәрәкәтен җайга салуы хакында аңлатты, ә юлда тәртип бозучы Дракоша юл хәрәкәте кагыйдәләренең әһәмиятенә төшенде. Шулай ук чарада "Юл хәрәкәте иминлеге" ДБУнең Казан шәһәре территориаль идарәсе профилактика бүлегенең Саба районындагы бүлек башлыгы Ягафарова Гүзәл Назыйф кызы да катнашты, ул балаларга юл йөрү кагыйдәләре һәм юл билгеләре турында сөйләде. Чараны "Йөк машинасы", "Үз билгеңне тап", "Самокатта кем тизрәк"кебек уеннар җанландырып җибәрде. Чара ахырында барлык балаларга да бүләкләр тапшырылды.
4 октябрь көнне Мичәнбаш авыл мәдәният йорты мөдире, китапханә һәм Шәмәрдән мәдәният йорты белән берлектә, "Өлкәннәрдә акыл-сабырлык" дип исемләнгән бәйрәм концерты оештырды. Өлкәннәр көненә багышланган чара чәй өстәле артында узды. Концертка Мичәнбаш авылында яшәүче барлык өлкәннәр дә чакырылган иде. Концертны авыл җирлеге башлыгы Гәрәев А.Н. ачып җибәрде. Бәйрәм киче җылы котлаулар һәм җырлар белән дәвам итте. Әби-бабайларыбыз яшьлек елларын искә алып, үзләре дә җырларга бик теләп кушылдылар. Чара җылы мохиттә бик күңелле узды.
«Ямьле Саба» туристик маршрут проекты кысаларында 25 сентябрь көнне Шәмәрдән авыл китапханәсе һәм балалар китапханәсе китапханәчеләре өлкән буын кешеләре өчен «Сәламәтлегем –байлыгым» дип исемләнгән экскурсия маршруты оештырдылар. Маршрут Россия ФМБАСЫНЫҢ «Росплазма» РМНПЦ ФДБУнең Шәмәрдән плазма Үзәгендә булудан башланды. Плазма үзәге мөдире, табиб-трансфузиолог - Гатауллина Земфира Сабирҗан кызы әлеге үзәкнең 2009 елда эшли башлавын һәм 10 персоналдан торуын, донор канын һәм аның компонентларын хәзерләү, эшкәртү, саклау һәм куркынычсызлыгын тәэмин итү бу үзәкнең төп эшчәнлек төре булып тора, дип сөйләде. Аннан соң Районара күз хирургиясе үзәгендә булдык. Безне мөдир, балалар табибы-офтальмолог Мортазина Альбина Илшат кызы каршы алды. Ул безнең өчен клиника буенча күзәтү экскурсиясе үткәрде һәм Татарстанда мондый үзәкләр нибары 5 һәм нәкъ менә Шәмәрдән үзәге елына якынча 5000 пациентка хезмәт күрсәтә, дип искәртте. Алга таба без "Надежда" геронтология профилакториена бардык, анда Владимирова Алсу Фоат кызы профилактик һәм реабилитация эшләренең Татарстан Республикасының Атказанган табибы Җиһаншин А.А. автор методикасы буенча алып барылуын һәм психотерапияне үз эченә алуын әйтте. Маршрутның соңгы пункты - безнең Шәмәрдән китапханәсе иде. Анда кунаклар: бакчачы – Кәбирова Илсөяр Тимерхан кызы, спорт ветераны, җиңел атлетика буенча республика һәм бөтенроссия ярышлары призеры Ситдыйков Илдар Фәсахи улы чакырылган иде. Кәбирова Илсөяр үзенең шифалы уңышы турында сөйләде һәм иван-чәй, укроп агачы, стахис чикләвеге, чуфан, батат, суган - сарымсак рокамболь, тархун, эхиноцея, алсу радиоладан торган уңышын күрсәтте. Ситдыйков Илдар үз бүләкләрен, медальләрен күрсәтеп, сәламәт яшәү рәвешен агитацияләде. Маршрутта катнашучылар өчен шулай ук «Туган ягымның шифалы үләннәре» исемле күзәтү күргәзмәсе, тәмләп иван-чәй эчү оештырылды. Барысы да канәгать калдылар һәм күтәренке кәеф белән таралыштылар.
25 сентябрь көнне Яңа Мичән авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре катнашында, “Каенкай” балалар бакчасы һәм авылыбызның өлкәннәре белән “ Кабакбай” дигән кабак бәйрәме үткәрелде. Көзге нигъмәтләрдән “Алтын көз” дигән күргәзмә куелды. Мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан Ф. Хөснинең “Кабак” хикәясе сәхнәләштерелде.“Каенкай” балалар бакчасы коллективы яшелчәләргә багышланган шигырьләр сөйләделәр. Соңыннан кабак бәлеше белән сыйландык.