Шәмәрдәннең 1 нче номерлы «Әкият» балалар бакчасында 3 яшьтән 8 яшькә кадәрге балалар өчен түләүле өстәмә белем бирү хезмәтләре алып барыла. Балалар бик кызыксынып төрле юнәлештәге түгәрәкләргә йөриләр. Инглиз теле түгәрәгендә балалар шигырьләр һәм җырлар өйрәнәләр, хәрәкәтчән уеннар уйныйлар, бер-берсе белән әңгәмәләр алып баралар . Хореография түгәрәге – балаларның иң яраткан шөгыльләренең берсе. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар бик хәрәкәтчән, алар бер урында озак утыра алмыйлар, шуңа күрә алар рәхәтләнеп бию белән шөгыльләнәләр. Логопедия буенча шөгыльләр дә нәниләргә бик ошый, кызыклы һәм күңелле биремнәр, тел өчен күнегүләр һәм артикуляцион гимнастика балаларга күңелсезләнергә мөмкинлек бирми. «Чудо-чадо» дип аталган индивидуаль коррекцион шөгылендә укытучы- дефектолог балаларның сенсор белемнәрен, логик фикерләү сәләтен үстерә. «Мамино солнышко» шөгыльләрендә 1 яшьтән 3 яшькә кадәр булган балалар әниләре белән бергәләп уйныйлар, иҗат итәләр. «Долепка» түгәрәгендә балчыкның үзлекләрен өйрәнәләр һәм әвәләп иҗат итәләр, ә «РобоОстровок»та балалар үзләрен яшь инженерлар итеп хис итеп инструкция буенча төрле роботлар төзиләр.
Кыш безне күптән көтелгән кар белән сөендерде. Һава торышы Сабаның 6 нчы номерлы «Балачак» балалар бакчасының өлкән төркеме балаларына кар бабай ясау өчен менә дигән мөмкинлек бирде. Көн матур, кар тиз ябыша - тагын ни җитми.
Барысы да бергәләп эшкә керештеләр. Балаларның барысына да бик күңелле иде. Алар шау-гөр килделәр һәм рәхәтләнеп уйнадылар. Беренче эш итеп балалар зур кар өемен тәгәрәттеләр. Моның өчен күп көч куярга туры килде. Берүзең генә берничек тә булдыра алмыйсың, ә менә бергә-була. Менә нинди кар бабай килеп чыкты.
Башлангыч сыйныфлар атналыгы кысаларында район китапханәсендә Сабабаш төп гомумбелем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары өчен "Китапларга кунакка" дигән экскурсия үткәрелде. Укучылар матур һәм матур китаплар, журналлар дөньясына шатланып чумдылар.
Икшермә кадет мәктәп-интернаты базасында гади авиамодельләр буенча зона ярышлары булып узды. Мавыктыргыч ярышларда Алексеевский, Арча, Кукмара, Теләче, һәм Саба муниципаль районнарыннан 40 талантлы укучы катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр ачыкланды, алар дипломнар, медальләр һәм кубоклар белән бүләкләнделәр. Барлык катнашучыларны уңышлы чыгышлары белән, ә җиңүчеләрне лаеклы бүләкләре белән котлыйбыз! Барлык оештыручыларга, педагогларга һәм ата-аналарга яшь талантларга ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерәбез!
1.МБУ ЯҮ «Яшьлек» өстәмә белем бирү педагоглары укучылар өчен алмаз мозаикасы буенча мастер-класс оештырдылар.
2. Саба районының социаль яклау бүлеге белгечләре балалар белән Яңа ел открыткасы ясау буенча мастер-класс үткәрделәр.
3.МББУ«Тимершык урта мәктәбе» укучылары Туфан Миңнуллинның «Гафият турында әкият» пьесасы буенча спектакль күрсәттеләр.
4.Балалар сәламәтләндерү hәм белем биру үзәге белгечләре шахмат-шашка турниры оештырды.
5.Турнир белән беррәттән «Балалар иҗаты үзәге»ннән өстәмә белем бирү педагогы Хәмидуллин А.Р. «Кышкы пейзаж» рәсем ясау буенча мастер-класс үткәрде.
Бу коннэрдэ районыбызның мәгариф оешмаларында психологик десант эшли. Башка еллардан аермалы буларак, быел десант эшенә педагог-психологлар белән беррәттән, педагог-логопедлар да кушылды.
Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Шәмәрдән лицее «Үсеш» укучылары өчен «Бөек Җиңү хәркемнең йөрәк түрендә...» дип исемләнгән хәрби техника модельләре конкурс-күргәзмәсе уздырылды.
Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбендә “Белемдә – көч!” дип аталган кызыклы чара узды. Башлангыч сыйныф укучылары фәннәр дөньясына сәяхәткә чыктылар, анда аларны төрле ачышлар, кызыклы биремнәр көтте.
Яңа Мичән мәдәният йортында Мичән төп гомумбелем бирү мәктәбе укучылары көче белән әзерләнгән “Ак күгәрчен очсын күкләрдә” дип исемләнгән хәйрия концерты булды.
Әниләр көне - күңелгә якын кешеләргә багышланган иң җылы бәйрәмнәрнең берсе. Бу искиткеч бәйрәм уңаеннан Түбән Шытсу төп мәктәбендә “Әнием-кадерлем” дигән бәйрәм чарасы үткәрелде.