Бу коннэрдэ районыбызның мәгариф оешмаларында психологик десант эшли. Башка еллардан аермалы буларак, быел десант эшенә педагог-психологлар белән беррәттән, педагог-логопедлар да кушылды. “Психологик-логопедик десант” — балаларга һәм яшүсмерләргә комплекслы психологик һәм логопедик ярдәм күрсәтүнең продуктив формаларының берсе. Бу юлы десант районның 23 мәктәбен һәм 27 балалар бакчасын колачлый.
Балалар бакчаларында десант кысаларында педагог-психологлар бер-берсенә яхшы мөнәсәбәт формалаштыру өчен дәресләр һәм уеннар үткәрәләр. Мәктәпләрдә укучылар сыйныфта һәм мәктәптә психологик уңайлылыкка багышланган тренингларда актив катнашалар һәм әңгәмә барышында сәламәт психологик атмосфера булдыруда үз вариантларын да тәкъдим итәләр. Югары сыйныф укучылары десант барышынды имтиханнар тапшыруга уңай кәеф формалаштыру һәм психоэмоциональ киеренкелекне киметү ысуллары белән танышалар. Шулай ук көн режимын һәм дөрес туклануны нәтиҗәле оештыру буенча киңәшләр алалар.
Педагог-логопедлар үз чиратында балаларның сөйләм үсеше дәрәҗәсен тикшерәләр, авазларны дөрес итеп әйтергә өйрәтәләр һәм балаларны бу юнәлештәге күнегүләр белән таныштыралар.
Психологик-логопедик десант 2025 нче елның 11 нче декабренә кадәр дәвам итәчәк.