Икшермә кадет мәктәп-интернаты базасында гади авиамодельләр буенча зона ярышлары булып узды. Мавыктыргыч ярышларда Алексеевский, Арча, Кукмара, Теләче, һәм Саба муниципаль районнарыннан 40 талантлы укучы катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр ачыкланды, алар дипломнар, медальләр һәм кубоклар белән бүләкләнделәр. Барлык катнашучыларны уңышлы чыгышлары белән, ә җиңүчеләрне лаеклы бүләкләре белән котлыйбыз! Барлык оештыручыларга, педагогларга һәм ата-аналарга яшь талантларга ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерәбез!