Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен Саба мәктәп - интернатында Халыкара инвалидлар ункөнлеге кысаларында берничә чара булып утте.
1.МБУ ЯҮ «Яшьлек» өстәмә белем бирү педагоглары укучылар өчен алмаз мозаикасы буенча мастер-класс оештырдылар.
2. Саба районының социаль яклау бүлеге белгечләре балалар белән Яңа ел открыткасы ясау буенча мастер-класс үткәрделәр.
3.МББУ«Тимершык урта мәктәбе» укучылары Туфан Миңнуллинның «Гафият турында әкият» пьесасы буенча спектакль күрсәттеләр.
4.Балалар сәламәтләндерү hәм белем биру үзәге белгечләре шахмат-шашка турниры оештырды.
5.Турнир белән беррәттән «Балалар иҗаты үзәге»ннән өстәмә белем бирү педагогы Хәмидуллин А.Р. «Кышкы пейзаж» рәсем ясау буенча мастер-класс үткәрде.
Шулай ук мәктэп-интернат укучылары Декада барышында төрле конкурсларга барып катнаштылар. Шуларның берсе «Луч-2025» Халыкара фестиваль-конкурсы. Чыгыш нәтиҗәләре буенча катнашучылар түбәндәге бүләкләргә ирештеләр: 3-нче урын өчен медаль hэм лауреат дипломы.
Барлык чаралар да ижади һәм ярдәмчел атмосферада узды, укучыларның рәсем ясау осталыкларын, коммуникатив күнекмәләрен һәм уңай эмоциональ фонын үстерүгә ярдәм итте.