Бөек Җиңү хәркемнең йөрәк түрендә

2025 елның 5 декабре, җомга

Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Шәмәрдән лицее «Үсеш» укучылары өчен «Бөек Җиңү хәркемнең йөрәк түрендә...» дип исемләнгән хәрби техника модельләре конкурс-күргәзмәсе уздырылды. Күргәзмәгә модельләр укучылар, ата-аналар һәм укытучылар ярдәме белән ясалды. Биредә хәрби самолетлар, танклар, пушкалар, уникаль «Катюша» хәрби машинасы һәм атаклы Т-34 танклары бар иде. Балалар зур кызыксыну белән әлеге күргәзмәдә булдылар һәм хәрби техника белән таныштылар. Күргәзмә эшендә актив катнашкан барлык ата-аналарга да зур рәхмәт. Ата-аналар һәм укытучылар балаларда Ватанны саклаучыларга хөрмәт һәм горурлык хисе тәрбияли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International