Шәмәрдәннең 1 нче номерлы «Әкият» балалар бакчасында 3 яшьтән 8 яшькә кадәрге балалар өчен түләүле өстәмә белем бирү хезмәтләре алып барыла. Балалар бик кызыксынып төрле юнәлештәге түгәрәкләргә йөриләр. Инглиз теле түгәрәгендә балалар шигырьләр һәм җырлар өйрәнәләр, хәрәкәтчән уеннар уйныйлар, бер-берсе белән әңгәмәләр алып баралар . Хореография түгәрәге – балаларның иң яраткан шөгыльләренең берсе. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар бик хәрәкәтчән, алар бер урында озак утыра алмыйлар, шуңа күрә алар рәхәтләнеп бию белән шөгыльләнәләр. Логопедия буенча шөгыльләр дә нәниләргә бик ошый, кызыклы һәм күңелле биремнәр, тел өчен күнегүләр һәм артикуляцион гимнастика балаларга күңелсезләнергә мөмкинлек бирми. «Чудо-чадо» дип аталган индивидуаль коррекцион шөгылендә укытучы- дефектолог балаларның сенсор белемнәрен, логик фикерләү сәләтен үстерә. «Мамино солнышко» шөгыльләрендә 1 яшьтән 3 яшькә кадәр булган балалар әниләре белән бергәләп уйныйлар, иҗат итәләр. «Долепка» түгәрәгендә балчыкның үзлекләрен өйрәнәләр һәм әвәләп иҗат итәләр, ә «РобоОстровок»та балалар үзләрен яшь инженерлар итеп хис итеп инструкция буенча төрле роботлар төзиләр.