Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбендә “Белемдә – көч!” дип аталган кызыклы чара узды. Башлангыч сыйныф укучылары фәннәр дөньясына сәяхәткә чыктылар, анда аларны төрле ачышлар, кызыклы биремнәр көтте.
Иң элек барлык катнашучылар дүрт бердәм командага бүленделәр. Аларны төрле предметлар буенча биш танып белү турыннан торган маршрут көтте.
Беренче тур - "Рус теле белгечләре". Биредә укучылар кызыклы ребуслар чиштеләр, анаграммалар төзеделәр һәм рус теле буенча сорауларга җавап бирделәр. Икенче турда, кызыклы мәсьәләләрне һәм башваткычларны чишү өчен, командаларга белемнәрне генә түгел, ә мантыйкны да кулланырга туры килде.
Өченче тур - "Әйләнә-тирә дөнья белгечләре". Табигать, хайваннар һәм күренешләр турындагы сораулар укучыларыбызның ни дәрәҗәдә игътибарлы һәм кызыксынучан булуын ачып бирде.
Дүртенче турда укучылар китаплар дөньясына сәяхәт иттеләр! Укучылар әкиятләрне һәм хикәяләрне танып белеп, үзләрен чын эрудитлар итеп күрсәттеләр.
Бишенче тур - "Россия бөркете" программасының иҗади проекты - "Идеядән гамәлгә". Бу этап иң креативы булды: укучылар әкиятләргә иллюстрация-пазллар җыйдылар, бердәм эшли белүләрен күрсәттеләр.
Сәяхәт иҗади йомгак ясау белән тәмамланды. Чара күңелле һәм дәртле рухта узды. Укучылар үзләренең белемнәрен генә тикшереп һәм күрсәтеп калмадылар, уеннан да зур ләззәт алдылар!