Олы Кибәче авыл җирлегендә Бөек Ватан сугышында җиңүнең 80 еллыгына багышланган истәлек медальләре тапшырылды. Хатын-кыз тыл ветераннары Корбанова Әминә Бәдри кызына һәм Васильева Мария Николаевнага медальләрне Саба муниципаль районы спорт һәм яшҗләр эшләре бүлеге җитәкчесе И.Р. Гарипов, Олы Кибәче авыл җирлеге башлыгы А.К.Сафин һәм Олы Кибәче урта мәктәбенең яшьармиячеләре тапшырды.
3 март көнне Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортына Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан тыл хезмәтчәне Галимуллина Ш.Г.га Сатыш авыл җирлеге башлыгы Шәфигуллин Фаил Фахим улы һәм «Саба» ҖЧҖнең «Сатыш» бүлекчәсе идарәчесе Шәймәрданов Раил Рафик улы котлаулар һәм бүләкләр белән килделәр. Ш. Г. Галимуллина эшләгән елларда Сатыш авылындагы колхоз «Марс» дип аталган.
4 март көнне Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан тыл хезмәтчәннәренә «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» истәлекле медальләре тапшырылды. Галимова Галимә Габдрахман кызына истәлекле медальне Саба муниципаль районы башкарма комитеты аппараты җитәкчесе Кәримов М.Р., Югары Симет авыл җирлеге сәркәтибе Шәйхлиева Л.Р. һәм Югары Симет урта мәктәбенең «ЮНАРМИЯ "хәрәкәте активистлары тапшырды.
8 Март бик шатлыклы һәм игелекле бәйрәм, бу көнне әнине бүләк белән сөендерәсе килә. Ә иң яхшы бүләк - үз кулларың белән ясалган бүләк.
Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Олы Нырты авылы китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре "Әнинең яраткан чәчәкләре" дигән мастер-класс үткәрделәр, анда балалар бик тырышып гадәти булмаган тылсымлы чәчәкләр ясадылар. Чәчәкләр өчен төсләрне үзләре сайладылар, чөнки һәр катнашучы үз әнисенең яраткан төсен белә.
Мастер-класста катнашучы һәрберсенең кабатланмас чәчәге җылылык һәм мәхәббәт белән тулы иде. Чәчәкләр ачык һәм оригиналь килеп чыкты. Балалар үз эшләренең нәтиҗәсенә сокландылар.
2025 елның 4 мартында Шәмәрдән модель һәм балалар китапханәсе «Әкият» Шәмәрдән балалар бакчасында тәрбияләнүче - «Сәйлән» клубы әгъзалары өчен «Яз бизәкләре» дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрде.
Чара барышында алып баручылар рус шагыйрьләренең яз турындагы шигырьләрен укыдылар, балалар белән бергәләп мәкальләр, әйтемнәр искә төшерделәр, табигать турындагы табышмакларга җаваплар бирделәр. Балалар бик теләп «Гори, гори ясно!», «Садоводы и огородники», «Кто, что любит?», «Месяцы», «Займи свой скворечник» һ.б. уеннарда актив катнашты.
Чарага шулай ук “Яз килде!” дигән иллюстратив китап күргәзмәсе дә әзерләнгән иде. Анда ел фасыллары, халык билгеләре турында китаплар һәм балалар журналлары, рус шагыйрьләренең шигырь җыентыклары, яз турында рус халык әкиятләре тәкъдим ителде.
Чара “Три кота. Весна пришла!” мультфильмын карау белән һәм тематик мастер-класс белән тәмамланды.
3 март көнне Саба район китапханәсенә Кызыл Мишә интернат-мәктәбе укучылары килде. Укучылар реконструкциядән соң яңа китапханәдә беренче тапкыр булдылар. Балаларны китапханә белән Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы таныштырды. Ул балаларга китапханәнең барлыкка килү тарихы һәм бүгенге көнгә кадәр аның әһәмияте турында сөйләде. Шулай ук укучылар район балалар китапханәсендә булдылар, анда алар китаплар һәм журналлар белән таныштылар.
Волейбол буенча Курсабаш авыл жирлеге командасы «Эзмә авыл жирлеге спартакиадасында» икенче урынны яулады. Котлыйбыз!
Курсабаш авыл җирлегеннән булган Бәшәров Фәннүр Шәйдула улы , Казанда узган ветераннар арасында үткәрелуче җиңел атлетика буенча ярышта, “Ядрә этү” төрендә 1 нче урынны яулады.
1 март көнне 1-8 класс укучылары өчен "Зәңгәр планета" исемле республикакүләм экология олимпиадасы булып узды.
2025 елның 5 мартында хәбәр итү системасын тикшерү. Паникасыз! Барысы да план буенча.