«Яз бизәкләре»

2025 елның 4 марты, сишәмбе

2025 елның 4 мартында Шәмәрдән модель һәм балалар китапханәсе «Әкият» Шәмәрдән балалар бакчасында тәрбияләнүче - «Сәйлән» клубы әгъзалары өчен «Яз бизәкләре» дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрде.

Чара барышында алып баручылар рус шагыйрьләренең яз турындагы шигырьләрен укыдылар, балалар белән бергәләп мәкальләр, әйтемнәр искә төшерделәр, табигать турындагы табышмакларга җаваплар бирделәр. Балалар бик теләп «Гори, гори ясно!», «Садоводы и огородники», «Кто, что любит?», «Месяцы», «Займи свой скворечник» һ.б. уеннарда актив катнашты.

 Чарага шулай ук “Яз килде!” дигән иллюстратив китап күргәзмәсе дә әзерләнгән иде. Анда ел фасыллары, халык билгеләре турында китаплар һәм балалар журналлары, рус шагыйрьләренең шигырь җыентыклары, яз турында рус халык әкиятләре тәкъдим ителде.

Чара “Три кота. Весна пришла!” мультфильмын карау белән  һәм тематик мастер-класс белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International