"Зәңгәр планета" исемле республикакүләм экология олимпиадасы һәм профессор В. М. Букатов катнашында методик семинар

2025 елның 4 марты, сишәмбе

1 март көнне 1-8 класс укучылары өчен "Зәңгәр планета" исемле республикакүләм экология олимпиадасы булып узды. Олимпиада экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау темасына багышланган иде.Балалар олимпиада биремнәрен үтәгәндә, ата-аналар һәм педагоглар мастер-классларда катнаштылар.

Күп санлы сораулар буенча 2025 елның 13 мартында педагогика фәннәре докторы, профессор Вячеслав Михайлович Букатов катнашында ачык методик семинар оештырачакбыз.

 В. М. Букатов - социоуен режиссурасына нигез салучы, психолог, танылган педагог. Семинарда сез югары дәрәжәдә әзерләнгән интерактив дәресләр күрерсез, социоуен режиссурасы практикасы белән якыннан танышырсыз. Профессорның төзәтмәләрен ишетү аның белән аралашу  мөмкинлеге булачак. Теркәлү өчен сылтама https://forms.yandex.ru/u/67c5ebe6505690c40afe3257/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International