ЯҢАЛЫКЛАР


5
март, 2025 ел
чәршәмбе

Тәннең артык массасы-кешенең авырлыгы аның буй-сыны һәм яше өчен нормадан артып китә торган халәт.

Тэги: хастаханә

Мичән авыл җирлеге, Яңа Мичән авыл мәдәният йортында ПМК-159 тарафыннан ремонт эшләре дәвам итә. Бина эчен җылыту, матурлау максатыннан махсус каркасларга коры штукатур беркетәләр, булмәләр бүленә, сәхнә өлешен кору башкарыла. Егетләр үз эшләрен намус белән башкаралар.

Тэги: Мичән авыл җирлеге ОКС

5 март көнне мәктәбебездә 4-6 сыйныф укучылары арасында фәнни-гамәли конференция булып узды.

Тэги: Мәгариф идарәсе

 

«Татарстан Республикасы буенча Россия Социаль фонды бүлеге аналарга балаларын шатландыру өчен күбрәк вакыт һәм мөмкинлекләр бирү өчен барысын да эшли», — Эдуард Вафин

Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы  бүлеге төбәк халкын сак булырга һәм мошенниклар хәйләләренә эләкмәскә өнди!

Татарстан Республикасы буенча СФР бүлеге 11 өлкән буын аралашу үзәген ачты

 Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан, Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташларыбыз истәлегенә  Оет  авылында Советлар Союзы Герое Вәлиәхмәт Хаҗиев истәлегенә куелган бюст   яңартылды. Бөек Ватан сугышында Оет  авылыннан   101 кеше һәлак булган. Аларның исемнәре мемориал тактада язылган.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

Олы Шыңар авыл җирлегендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган истәлекле медальләр  7 хатын – кыз  тыл хезмәтчәннәренә  тапшырылды. Медальләр Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы Гарипов А.Г., «Татарстан Республикасы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» ДКУның Саба районы буенча бүлек башлыгы И.Г. Хәбибуллин һәм “Беренчеләр хәрәкәте”  әгъзалары катнашында тапшырылды

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

2025 елның 4 мартында Тимершык авыл җирлеге башлыгы Айдар Хаҗиев, Россия Федерациясе пенсия һәм социаль иминият Фондының Татарстан Республикасы буенча Саба бүлеге җитәкчесе Марат Мөхтәсимов һәм Юнармия хәрәкәте вәкилләре белән берлектә, тыл хезмәтчәннәрен якынлашып килүче Бөек Җиңү бәйрәме белән котладылар, Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан гамәлгә куелган «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» юбилей медальләрен һәм Саба муниципаль районы хакимиятеннән бүләк тапшырдылар.

Сугыш елларында бу хатыннар яшүсмерләр булсалар да, өлкәннәр белән беррәттән, күптән көтелгән җиңүне якынайтып, баш күтәрмичә эшләделәр. Бөек Җиңүгә керткән шәхси хезмәтегез өчен сезгә, кадерле тыл хезмәтчәннәре, түбәнчелек белән баш иябез!

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

Мишә авыл җирлегендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган истәлекле медальләр тапшырылды.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International