8 март көнне Олы Кибәче авыл клубында хатын-кыз командалары арасында волейбол ярышы булды. Ярыш Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган иде. Ярышта 6 команда катнашты. Җиңүче командаларга грамоталар һәм акчалата премияләр тапшырылды.
Шәмәрдәннең "РОСТ" лицеенда тимер юл транспортында үз-үзеңне куркынычсыз тоту кагыйдәләре буенча Россия тимер юллары вәкилләреннән профилактик әңгәмә узды.
8 март көнне Байлар Сабасы шәһәр тибындагы бистәсендә Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган ирләр командалары арасында алкалы хоккей буенча турнир узды.
8 март көнне Сатыш авылында ирләр командалары арасында "Титаннар көрәше" (күп төрле ярыш) ярышлары булып узды. Ярышлар 4 спорт төре буенча узды: 1. Киез итек кигән футбол. 2. Киез итек кигән турник. 3. Киез итекле хоккей. 4. Киез итек кигән аркан тарту. Баллар санау буенча урыннар түбәндәгечә::1 урын-Сатыш 2 урын-Бигеней-2 3 урын-Бигеней-1 4 урын-Сатыш урта мәктәбе. "Саба" ҖЧҖ, ИП Байтурин Р.О. иганәчеләренә рәхмәтебезне белдерәбез.
Бүген, 9нчы мартта, Саба-Аренада бадминтон буенча халыкара хатын-кызлар көненә һәм Ватанны саклаучылар көненә багышланган турнир узды. Анда 4 төркемдә районыбызның 30 спортчысы катнашты. А төркеме җиңүчеләре һәм призерлары 1-Зәйниев Айназ 2-Галимуллин Расуль 3-Мавлетов Булат 3-Сафиуллин Рөстәм Б төркеме җиңүчеләре һәм призерлары 1-Кәримуллин Данияр 2-Шагеев Айзат 3-Шаймарданов Азамат 3-Хәбибуллина Наргиза С төркеме җиңүчеләре һәм призерлары 1-Сафин Зиннәтулла 2-Хуҗин Илдан 3-Харисов Самир 3-Фәсхетдинов Самат Д төркеме җиңүчеләре һәм призерлары 1-Мөхәммәтшин Ислам 2-Гатиятов Раян 3-Хуҗин Адель 3-Шафикова Зарина Җиңүчеләргә грамоталар, акчалата призлар һәм татлы бүләкләр тапшырылды.
"Мизгел" Бигәнәй авылы халык театры мәдәният йортына килүче тамашачыларга Р.Хөсаенованың "Табылдык" спектаклен бүләк итте. Спектакльдә катнашучы үзешчәннәребез үзләренең осталыклары, образга кереп, тырышып уйнаулары белән таң калдырды.
“Шахмат принцессасы” ачык республика турниры 2025елның 6 мартында Р.Г.Нәҗметдинов исемендәге шахмат, шашка буенча РСШ да узды. Ярышларда 2015-2020 елгы 54 шахматчы катнашты. «Техвент» ҖЧҖ ярдәме белән һәр катнашучы истәлекле бүләк белән бүләкләнде, ә призерлар лаеклы акчалата һәм мактау грамоталары алды. Степанова Адилә һәм Гатауллина Камила коэффициент буенча 5 урында калды. Батталова Алина «Иң яхшы костюм өчен» номинациясендә җиңүче! Барыгызны да котлыйбыз, алга таба уңышлар телибез!
Ш.З. Зиннуров исемендәге Сатыш мәткәбе волейбол кызлар командасы Иске Икшермә авылындагы турнирда 2 урынны яулады. Тренер: Билалов А. А.
2025 елның 6 мартында "2012 елгы һәм аннан кечерәк кызлар арасында "Разящая рапира" фехтование буенча республика турниры узды. Ярышларда безнең тәрбияләнүче Фазлыева Амалия җиңүче булды. Чираттагы уңыш белән котлыйбыз һәм алга таба җиңүләр телибез!
9 яшькә кадәрге малайлар һәм кызлар арасында шахмат буенча Татарстан Республикасы беренчелеге Р.Г.Нәҗметдин исемендәге РСШ да узды. Турнирда Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Чистай, Яшел Үзән шәһәрләреннән һәм Татарстан Республикасының башка районнарыннан 87 яшь шахматчы катнашты. Безнең мәктәп укучылары актив катнаштылар һәм яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Авыл шахматчылары арасында 9 яшькә кадәр Вахитов Бәхтияр 2 урынны, Степанова Адилә 1 урынны, Батталова Алина 2 урынны алды. Катнашучыларны һәм җиңүчеләрне котлыйбыз! Киләчәктә уңышлар телибез!