9 яшькә кадәрге малайлар һәм кызлар арасында шахмат буенча Татарстан Республикасы беренчелеге Р.Г.Нәҗметдин исемендәге РСШ да узды. Турнирда Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Чистай, Яшел Үзән шәһәрләреннән һәм Татарстан Республикасының башка районнарыннан 87 яшь шахматчы катнашты. Безнең мәктәп укучылары актив катнаштылар һәм яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Авыл шахматчылары арасында 9 яшькә кадәр Вахитов Бәхтияр 2 урынны, Степанова Адилә 1 урынны, Батталова Алина 2 урынны алды. Катнашучыларны һәм җиңүчеләрне котлыйбыз! Киләчәктә уңышлар телибез!