Р.Хөсаенованың "Табылдык" спектакле

2025 елның 10 марты, дүшәмбе

"Мизгел" Бигәнәй авылы халык театры мәдәният йортына килүче тамашачыларга Р.Хөсаенованың "Табылдык" спектаклен бүләк итте. Спектакльдә катнашучы үзешчәннәребез үзләренең осталыклары, образга кереп, тырышып уйнаулары белән таң калдырды. Спектакль ахырында Сатыш авыл җирлеге башлыгы Шафигуллин Фаиль Фахимович хатын -кызларыбызны бәйрәм белән котлады, ныклы сәламәтлек, бәхет -шатлыклар теләде.Үзэшчән артистларыбызның бик яхшы уйнауларын билгеләп үтте, алга таба да иҗади уңышлар теләде.Фатхрахманова Дания ясаган, авыл күренешләрен күрсәткән декорацияләр спектакль атмосферасын тудырырга ярдәм итте.Спектакльне куючы Р.Корбанова. Үзешчән артистларыбызны бәйрәм белән котлыйбыз, бәхет -шатлыклар, ныклы сәламәтлек, зур уңышлар телибез,бик зур рәхмәтләребезне белдерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International