8 март көнне Байлар Сабасы шәһәр тибындагы бистәсендә Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган ирләр командалары арасында алкалы хоккей буенча турнир узды.
Турнирда барлыгы 3 команда катнашты. Беренче очрашу ышанычлы һәм проблемаларсыз узды, Лесхоз командасы җиңелә.
Шәмәрдән-Лесхоз 8: 0
Теләчеләр белән икенче матч киеренке булды һәм буллитлар буенча гына тәмамланды.
Шәмәрдән-Теләче 2:1(Б).
Безнең команда ышанычлы беренче урынны алды.
Иң яхшы сакчы итеп Нуруллин Амаль, ә иң яхшы һөҗүмче итеп Биктимиров Радмир танылды.
Чын күңелдән котлыйбыз һәм алга таба җиңүләр телибез.