ЯҢАЛЫКЛАР


10
март, 2025 ел
дүшәмбе

8 март көнне Шекше авыл җирлеге хатын-кызлары Саба районы мәдәният йортында уздырылган бәйрәм концертында.

Тэги: Шек

Үзәкләштерелгән бухгалтерия бухгалтерлары Зөлфия Кәримова һәм Алсу Юнусова  3–7 март көннәрендә квалификация күтәрү курсларын уздылар. Курс барышында кызыклы һәм актуаль темалар күтәрелде. Контракт системасын кадрлар белән тәэмин итү, бәйсез гарантиягә шартлар һәм таләпләр кебек актуаль темалар каралды. Шулай ук дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр эшенең нәтиҗәлелеген арттыру өчен ясалма интеллект мөмкинлекләрен куллану кебек кызыклы темалар да өйрәнелде. Электрон процедура буенча контракт проектын формалаштыру буенча практик дәресләр дә үткәрелде.  Һәр квалификация күтәрү курсы кебек үк, әлеге биш көнлек курслар да йомгаклау тесты белән тәмамланды.

6 март көнне Эзмә авылы мәдәният йортында районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Гафур Хәсәншин җитәкчелегендә, 2025 елның февраль ае терлекчелек эшенә йомгаклары буенча киңәшмә узды.

Тэги: УСХиП

Халыкара хатын-кызлар көне белән!
8 март көнне "Яшьлек" яшьләр үзәге хезмәткәрләре Шәмәрдән авылы урамнарына чыгып, хатын-кызларны шушы гаҗәеп бәйрәм белән котладылар.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

Шәмәрдән лицееның актлар залында Ватанны саклаучылар көненә һәм Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган «Февромарт» бәйрәм концерты узды.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

8 март көнне Олы Кибәче авыл клубында хатын-кыз командалары арасында волейбол ярышы булды. Ярыш Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган иде. Ярышта 6 команда катнашты. Җиңүче командаларга грамоталар һәм акчалата премияләр тапшырылды.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

Шәмәрдәннең "РОСТ" лицеенда тимер юл транспортында үз-үзеңне куркынычсыз тоту кагыйдәләре буенча Россия тимер юллары вәкилләреннән профилактик әңгәмә узды.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

8 март көнне Байлар Сабасы шәһәр тибындагы бистәсендә Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган ирләр командалары арасында алкалы хоккей буенча турнир узды.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

8 март көнне Сатыш авылында ирләр командалары арасында "Титаннар көрәше" (күп төрле ярыш) ярышлары булып узды. Ярышлар 4 спорт төре буенча узды: 1. Киез итек кигән футбол. 2. Киез итек кигән турник. 3. Киез итекле хоккей. 4. Киез итек кигән аркан тарту. Баллар санау буенча урыннар түбәндәгечә::1 урын-Сатыш 2 урын-Бигеней-2 3 урын-Бигеней-1 4 урын-Сатыш урта мәктәбе. "Саба" ҖЧҖ, ИП Байтурин Р.О. иганәчеләренә рәхмәтебезне белдерәбез.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Бүген, 9нчы мартта, Саба-Аренада бадминтон буенча халыкара хатын-кызлар көненә һәм Ватанны саклаучылар көненә багышланган турнир узды. Анда 4 төркемдә районыбызның 30 спортчысы катнашты. А төркеме җиңүчеләре һәм призерлары 1-Зәйниев Айназ 2-Галимуллин Расуль 3-Мавлетов Булат 3-Сафиуллин Рөстәм Б төркеме җиңүчеләре һәм призерлары 1-Кәримуллин Данияр 2-Шагеев Айзат 3-Шаймарданов Азамат 3-Хәбибуллина Наргиза С төркеме җиңүчеләре һәм призерлары 1-Сафин Зиннәтулла 2-Хуҗин Илдан 3-Харисов Самир 3-Фәсхетдинов Самат Д төркеме җиңүчеләре һәм призерлары 1-Мөхәммәтшин Ислам 2-Гатиятов Раян 3-Хуҗин Адель 3-Шафикова Зарина Җиңүчеләргә грамоталар, акчалата призлар һәм татлы бүләкләр тапшырылды.

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International