Халыкара хатын-кызлар көне белән!
8 март көнне "Яшьлек" яшьләр үзәге хезмәткәрләре Шәмәрдән авылы урамнарына чыгып, хатын-кызларны шушы гаҗәеп бәйрәм белән котладылар.
Алар күңелле теләкләр язылган символик открыткалар тапшырдылар.
Бу көнне һәр хатын-кызга үзенең никадәр кадерле һәм яраткан булуын искә төшерү мөһим иде.