Бүген 4 нче май көнне Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының социаль хезмәт алучылар белән әлеге интернат-йорт хезмәткәрләре башкарган "Алты кызга бер кияү"спектакленең видеоязмасын карадык. Экранда таныш йөзләрне күргәч, спектакльгә зур кызыксыну булды.
Җылылык башлану белән талпаннар да активлаша, алар тешләгәндә төрле йогышлы авыруларны кузгатучыларны йоктырырга мөмкин. 2024 елда талпан тешләүгә бәйле 253 очрак теркәлгән.
3 май-Бөтендөнья Кояш көне. Бу көнне китапханәче Балаларга кояш турында, иң мөһим йолдыз турында сөйләде һәм рәсем конкурсында катнашырга, үзенең кояшын ясарга тәкъдим итте. Балалар илһамланып, үз хезмәтләренә бөтен фантазияләрен һәм осталыкларын кулланып, рәсем ясадылар. Төсле карандашлардан файдаланып, балалар эссе җәйнең төп символы-кояш ясадылар. Конкурста катнашучылар шулай ук табышмакларга җавап бирделәр һәм кояш турында мәкальләр искә төшерделәр. Кояш сүзе кергән китаплардан торган күргәзмәгә күзәтү ясалды,шигырьләре кычкырып укылды.
Мичән авыл жирлегенә кергән Яңа Мичән, Иске Мичән, Бакшанды, Керәнне авылы зыяратларында язгы өмәләр үткәрелде. Халык көченнән килгәнчә эш кораллары белән кумәк җыелышып зыяратларны тәртипкә салырга җыелдылар. Өмәгә килгән кешеләргә Авыл җирлеге исеменнән зур рәхмәт җиткерелде
Саба районы волейбол командалары беренчелекне бирми!
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация
Җиңү көне алдыннан республикада «Җиңү Тәрәзәләре» Бөтенроссия патриотик акциясе уза.
2025 елның 5 маенда 18:00 сәгатьтә И. Ш.Биктимеров исемендәге Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган чараларны оештыру һәм үткәрү буенча киңәшмә узачак.
2нче май көнне, Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат- йортында социаль хезмәт алучылар белән скандинавия йөреше чарасы уздырылды.
Бу спорт төре организмны кислород белән ныграк баетырга ярдәм итә, саф һава иммунитетны һәм йөрәк-кан тамырлары системасын ныгыта.
Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә ,социаль – юридик хезмәт күрсәтү кысаларында, Саба муниципаль районының Социаль фонды белгечләре килде.