3 май-Бөтендөнья Кояш көне. Бу көнне китапханәче Балаларга кояш турында, иң мөһим йолдыз турында сөйләде һәм рәсем конкурсында катнашырга, үзенең кояшын ясарга тәкъдим итте. Балалар илһамланып, үз хезмәтләренә бөтен фантазияләрен һәм осталыкларын кулланып, рәсем ясадылар. Төсле карандашлардан файдаланып, балалар эссе җәйнең төп символы-кояш ясадылар. Конкурста катнашучылар шулай ук табышмакларга җавап бирделәр һәм кояш турында мәкальләр искә төшерделәр. Кояш сүзе кергән китаплардан торган күргәзмәгә күзәтү ясалды,шигырьләре кычкырып укылды.