Саба районы волейбол командалары беренчелекне бирми!
3нче май көнне, Арчада, ир-ат һәм хатын-кызлар арасында, "Татарстан - яңа гасыр"республика хәрәкәте призына, волейбол буенча, республиканың икенче лигасы узды.
Районыбызның хатын-кызлар һәм ир-атларның җыелма командалары, биредә матур уен күрсәтеп, беренче урыннарга чыктылар. Хатын-кызлар командасыннан яшь спортчы Әгләмҗанова Камиля "Иң яхшы уенчы" исеменә дә лаек булды. "Яшьлек" яшьләр үзәге тренерлары Илназ Хөснетдинов һәм Снежана Башаровага яхшы уенчылар әзерләгәннәре өчен рәхмәт белдерәбез, аларга һәм командаларга гел шулай җиңүләр юлдаш булсын булсын!