"Җиңү тәрәзәләре" акциясе

2025 елның 3 мае, шимбә

Җиңү көне алдыннан республикада «Җиңү Тәрәзәләре» Бөтенроссия патриотик акциясе уза. "Җиңү тәрәзәләре" - Җиңү көнен бәйрәм итү алдыннан үткәрелә торган традицион акция. Бөтен ил буйлап кешеләр 9 майга тәрәзәләрне бизиләр. Бөек Ватан сугышы Геройларының батырлыкларын хөрмәтләү өчен безнең педагоглар балалар һәм ата-аналар белән бергә 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган «Җиңү Тәрәзәләре» Бөтенроссия акциясендә катнаштылар. Акциядә катнашучылар бергәләп тәрәзәләрне уеп ясалган Җиңү символлары белән бизәделәр. Тәрәзәләрдә чәчәкләр, георгий тасмалары, Мәңгелек ут, тынычлык күгәрченнәре, торналар һәм җиңү белән бәйле башка бик күп символлар күренде. Һәр тәрәзә җылылык һәм тарихка хөрмәт белән тулы. Без ул вакыйгаларның мөһимлеген һәм әһәмиятен җиткерергә омтылабыз, ә мондый акцияләр безгә азатлыгыбызны саклап калучылар турында истәлекне саклап калу омтылышында берләшергә ярдәм итә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International