ЯҢАЛЫКЛАР


6
май, 2025 ел
сишәмбе

Тимершык авыл җирлегендә зират территориясендә агачлар кисү, куаклардан чистарту, зират территориясен төзекләндерү эшләре башкарылды.

 

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

Саба районың  авыл җирлекләрендә  яшь белгечләрне тораклы итү һәм авыл җиренә  квалификацияле белгечәр тарту максатыннан Республика күләм “Яшь белгечләргә аренда торагы” программасы кысаларында йортлар төзелеше дәвам итә. Тимершык һәм Миңгәр авылларында белгечләр өчен чираттагы йортлар төзелә.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге ОКС

Тимершык авыл җирлеге территориясен яшелләндерү максатыннан оешмалар һәм шәхси хуҗалыклар тарафыннан агачлар утырту эшләре алып барылды. Бу чара алга таба да дәвам итәчәк.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

Шәмәрдән зонасына кергэн хезмәт коллективлары арасында, хатын-кызларның волейбол буенча зона ярышлары төгәлләнде.                                  

Шәмәрдән авылында юл билгеләре ясау эшләре төгәлләнде.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

Шәмәрдән авылында җирле әһәмияттәге юлларда чокырларны ремонтлау төгәлләнгән.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге ОКС

5
май, 2025 ел
дүшәмбе

Мичән авыл җирлеге биләмәсендә, ПМК “Мелиорация” оешмасы тарафыннан,укытучы гаиләсенә арендалау өчен торак йорт төзелеше эше дәвам итә. Йорт тирәли капка коймалар корылды, баскыч төбе ясалды, газ кертү буенча эчке эшләр дәвам итә.

Тэги: Мичән авыл җирлеге

1 май – Яз һәм  хезмәт көне. Олы Кибәче «Күбәләк» балалар бакчасына йөрүче балалар «Агач утырт» акциясендә катнаштылар.

Тэги: Мәгариф идарәсе

Сатыш авыл җирлегендә территорияне төзекләндерү эшләре алып барыла. Бюджет учреждениесендә эшләүчеләргә рәхмәт белдерәбез.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге ОКС

Казанчы Бигәнәй авыл китапханәсендә, мәдәният йорты белән берлектә, «Ил батырларны онытмый»дигән патриотик сәгать үткәрелде. Чара барышында алар Саба районында яшәгән Советлар Союзы геройлары турында белделәр. Китапханәче якташларыбызның батырлыгы  турында сөйләде, шулай ук катнашучылар халыкның тормышы, сугыш вакытында аларга килеп туган авырлыклар турында да белделәр.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International