22 нче март көнне «Яшьлек " яшьләр үзәге 2025-2026 нчы елгы чаңгы сезонын япты.
28 мартта Саба районының Лесхоз бистәсендә СВО уздыру зонасында батырларча һәлак булган Данил Гыйльметдинов истәлегенә ир-атлар командалары арасында алкалы хоккей буенча традицион турнир булып узды.
Узган шимбәдә, 2026 елның 28 мартында, Шәмәрдән авылы чын сәүдә һәм аралашу үзәгенә әверелде. Биредә гадәттәгечә язгы ярминкә узды, ул халыкка һәм кунакларга яңа җитештерелгән продуктлар һәм товарлар сатып алу мөмкинлеген бүләк итте.
2026 елның 28 нчы мартында «САБА-АРЕНА» спорт мәктәбе» муниципаль бюджет учреждение базасында мәктәп укучылары буенча өстәл теннисы спартакиадасы узды. Муниципаль ярышта зонада 1 урынны алган укучылар катнашты.
Командаларга грамота һәм акчалата бүләк тапшырылды.Җиңүче командаларны котлыйбыз!
2026 елның 28 март көнне Саба урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында 2013 елда туган һәм аннан яшьрәк егетләр арасында баскетбол буенча ачык турнир булып узды. Ярышта барлыгы 5 команда катнашты: Кукмара, Буа, Алабуга шәһәрләреннән һәм “Сабантуй” спорт мәктәбеннән 2 команда.
26-28нче март көннәрендә Лениногорск шәһәрендә Бөтенроссия спорт уеннарының региональ этабы финалы узды. Безнең район данын Югары Симет урта мәктәбе укучылары командасы (җитәкчеләре Саубанов А.Р., Шәехов Н.Д.) яклады. Алар җиңел атлетика, тэг-регби, стритбол; шәһәр спорты, футбол, шашка ярышларында лаеклы чыгыш ясап, 2 урын яулады. Югары Симет урта мәктәбе командасын һәм җитәкчеләрен зур уңышлары белән котлыйбыз!
26-28нче март көннәрендә Лениногорск шәһәрендә Бөтенроссия спорт уеннарының региональ этабы финалы узды. Безнең район данын Югары Симет урта мәктәбе укучылары командасы (җитәкчеләре Саубанов А.Р., Шәехов Н.Д.) яклады. Алар җиңел атлетика, тэг-регби, стритбол; шәһәр спорты, футбол, шашка ярышларында лаеклы чыгыш ясап, 2 урын яулады. Югары Симет урта мәктәбе командасын һәм җитәкчеләрен зур уңышлары белән котлыйбыз!
29 март көнне Кече Шыңар мәдәният йорты янында шаулап-гөрләп Нәүрүз бәйрәме үткәрелде, тирә-як яз хуш исләре һәм тәмле ризыклар белән тулды. Бу көнне теләгән һәркем кайнар ботка, коймак, ачык һавада пешерелгән хуш исле чәйдән авыз итә алды. Бәйрәмдә балалар да, өлкәннәр дә актив катнашты.
Балалар энтузиазм белән сый – нигъмәтләр өләштеләр, уеннарда һәм конкурсларда катнаштылар, ә аларның әти-әниләре-аларга көч биреп тордылар. Балалар аркан тартуда көч сынаштылар, шулай ук халык уеннарында да рәхәтләнеп катнаштылар. Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды. Бәйрәмнең иң кечкенә кунаклары үз куллары белән эшләнмәләр ясадылар.
Бәйрәмнең кульминациясе язны һәм яңарышны символлаштырган Нәүрүзбикә кызнын каршы алу булды. Нәүрүзбикә барлык җыелганнарны сәламләде, бәйрәм белән котлады һәм муллык, тынычлык һәм иминлек теләде.
Бәйрәмдә балалар халык җырларын башкардылар, табигать матурлыгына, туган җиргә мәхәббәткә, ата-баба традицияләренә дан җырлаучы шигырьләр укыдыларлар. Мәдәният йорты янындагы Нәүрүз бәйрәме язның, яңаруның һәм бердәмлекнең чын символына әверелде. Ул барлык катнашучыларга бик күп уңай хис-кичерешләр, якты тәэсирләр һәм ел буена җитәрлек яхшы кәеф бүләк итте
27-29 март көннәрендә Казан шәһәренең "Бокс һәм өстәл теннисы үзәге" спорт комплексында өстәл теннисы буенча 14 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар арасында "Татарстан Республикасы өметләре" төбәкара ярышлары узды.
Ярышларда Россия Федерациясенең 21 субъектыннан 295 спортчы катнашты. Ярыш йомгаклары буенча: Илсаф Латыйпов 1 урын-авыл җирлеге зачеты,3 урын-гомуми зачет.
Раян Йосыпов 2 урын-авыл җирлеге зачеты.
Бу елның 29 мартында УСК«Саба-Арена»да «Трейд металл» ҖЧҖ «Сәида»дан чираттагы традицион «Мәрхәмәтлелек марафоны» узды.Супер финалда катнашучылар Халыкара хатын-кызлар көнен, «Саба-Арена» спорт мәктәбеннән «Нәүрүз» бәйрәмен, "Мәрхәмәтлелек марафонын" «Трейд Металл» ҖЧҖ һәм «Саида» ҖЧҖ билгеләп үтте. Хатын-кызлар арасында ялгыз разрядта Исмаилова Динара җиңүче булды. Пьедесталның икенче баскычына Хәбибрахманова Зилә күтәрелде. Өченче баскычка Гороховатченко Галина менде. Ир-атлар арасында ялгыз разрядта җиңүне Даулиев Газиз бәйрәм итте.Икенче баскычка Вәлиуллин Әлфис менде. Өченче урында-Вилданов Камил. Призерлар һәм җиңүчеләр «Тибхар» компаниясеннән 1 урын өчен 15000, 2 урын-10000, 3 урын өчен 5000 белән бүләкләнделәр. Барлыгы бүләк фонды иганәчеләрдән 60000с. тәшкил итте. Акчалата бүләкләүләр белән «Саба-Арена" спорт мәктәбе призерлары номинацияләнде.Беркем дә читтә калмады. (ОВЗ) сәламәтлек мөмкинлекләре чикле спортсменнар арасында: 3 урын-Энҗе Баһманова.2 урын Алсу Нигъмәтҗанова. 1 урын-Элина Шәйдуллина. 1 урын-Галиәкбәров Раил.2 урын- Богданов Владимир.3 урын-Шәфигуллин Фаил. ИН2 (Даун синдромы) җиңүчеләр Ләйсән Зарипова һәм Айдар Идрисов. Тренерлар составы, якшәмбе лигасында катнашучылар Саба -Арена спорт мәктәбенә,«Трейд металл» ҖЧҖ, «Саида» ҖЧҖ, иганәчеләренә рәхмәт белдерәләр