ЯҢАЛЫКЛАР


26
июнь, 2025 ел
пәнҗешәмбе

24 июнь көнне Казанчы Бигәнәй авыл китапханәсендә мәдәният йорты  белән берлектә «Бер генә тапкыр гомер бирелә» дигән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Китапханәче начар гадәтләрнең кешенең сәламәтлегенә һәм үз-үзен тотышына начар йогынты ясавы, үз тормышыңны наркотиклар һәм башка психотроп матдәләр куллану белән бәйләргә кирәкме икәнлеге турында уйлану турында тормыштан мисаллар китерде.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Беренчеләр белән хәрәкәттә бул

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү

Мичән авыл җирлеге, Яңа Мичән авыл мәдәният йортында ПМК-159 тарафыннан ремонт эшләре дәвам итә. Мәдәният йортына керү өлешендә КУИ бүлмәсе эшләнелде. Мәдәният йорты бик нык үзгәрде, матурланды, барлык уңайлыклары белән үзенең тамашачыларын көтә. Аны ремонтлауда өлешләре кергән һәр эшчегә, җитәкчеләргә рәхмәтебезне җиткерәбез һәм тантаналы ачылуын көтеп калабыз.

Тэги: Мичән авыл җирлеге

Соңгы елларда Россия Федерациясендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә җитди проблема кискенләште-юридик затлар һәм гражданнар тарафыннан кәрәзле элемтә репитерларын (ретрансляторларын, «көчәйткечләрен») законсыз файдалану.бу офисларда, подвал бүлмәләрендә, металл ангарларда, профнастил белән тышланган йортларда кәрәзле элемтә операторларының база станцияләреннән радиосигналлар зәгыйфь булган кәрәзле элемтә операторларының сыйфатын яхшыртырга омтылу белән бәйле. дәрәҗәсе. Шулай ук корылмаларны база станцияләреннән зур ераклыкта урнаштырганда яисә урынның катлаулы рельефы булганда тавыш элемтәсенең сыйфаты җитәрлек булмавы һәм мобиль интернет тизлеге дә булырга мөмкин. Еш кына элемтә проблемасын күп абонентлар бинаның түбәсендә яки фасадында урнаштырылган тышкы кабул итү-тапшыру антенналы репитер сатып алып һәм урнаштырып мөстәкыйль хәл итәргә тырыша.


25
июнь, 2025 ел
чәршәмбе

Туктар авылы «Тамчы» балалар бакчасында 24 июнь көнне фельдшер-акушерлык пунктына экскурсия оештырылды.Экскурсия барышында балалар фельдшер профессиясе белән таныштылар,кабул итү бүлмәләрен,медицина җиһазларын карадылар.

Тэги: Мәгариф идарәсе

Июнь аеның матур көннәрендә спорт сөючеләр кызыксынып пляж футболы буенча уеннарны күзәтте. 9 команда арасында Сатыш авыл җирлеге  командасы да бар иде. Әлеге команда составында Финанс-бюджет палатасы егетләре Инзил Мостафин һәм Илнар Галиев та уйнады. Нәтиҗәдә, команда уен нәтиҗәләре буенча 3 урынны яулады. Шунысы куанычлы, егет-кызларыбыз һәр спорт һәм мәдәни чараларда актив катнашалар, кирәк чакта башка командалар составында да үзләренең көчләрен сынарга өлгерәләр.

Җаваплылыгы чикләнгән «Юлбат» авыл хуҗалыгы җәмгыятендә терлек азыгы әзерләү тулы көченә бара. 

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

Юлбат авыл җирлегендә Саба районы комиссиясе кече КФХ һәм шәхси җир хуҗаларының авыл хуҗалыгы җирләрен карады. 

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

Эзмә авыл җирлегендә Пүкәл авылы көненә әзерлек бара

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International