ЯҢАЛЫКЛАР


10
март, 2026 ел
сишәмбе

2026 елның 7-9 март көннәрендә Казанда 15 яшькә кадәрге балалар арасында сумо көрәше буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды. Бу спорт төре ,көрәшнең үсә барган төренә әверелә бара.

 

6 март көнне Казан шәһәренең Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чара узды. Саба муниципаль районыннан килгән делегация составында Шекше авыл җирлегеннән, махсус хәрби операциядә катнашучының әнисе, Шәрифуллина Р.К. да бар иде. Сәфәрне оештырган өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәбез.

Тэги: Шекше авыл җирлеге

Халыкара хатын-кызлар бәйрәме хөрмәтенә Шекше авыл җирлегендә Шекше мәдәният йортының «Нур» театр коллективы «Корт» спектакленең премьерасын күрсәтте. Премьера 7 мартта Сәрдә авыл клубында, 8 мартта Шекше авыл мәдәният йортында күрсәтелде. Барлык үзешчәннәр дә үз рольләрен бик оста башкардылар. Тамашачылар аларны көчле алкышлар белән каршы алды. Соңыннан Шекше авыл җирлеге башлыгы Хәйртдинов Р.Р. артистларга һәм мәдәният хезмәткәрләренә рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм барлык хатын-кызларны бәйрәм белән котлады.

Тэги: Шекше авыл җирлеге

2025елның 22 октябреннән  «Служение» III Бөтенроссия муниципаль премиясе старт алды. Әлеге чара   Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча үткәрелә һәм муниципаль берәмлекләрне үстерүгә һәм гражданнарның тормыш сыйфатын яхшыртуга аерым өлеш керткән хезмәткәрләргә бирелә. 2025 елда әлеге премиядә катнашуга 61 меңнән артык гариза бирелгән. Алар арасында - безнең балалар бакчасы мөдире Гөлнара Наил кызы Давыдова да бар. Ул  «Заманча балалар бакчасы кысаларында милли мәдәнияткә мәхәббәт тәрбияләү» проекты белән катнашып, җитәкченең эш тәҗрибәсен күрсәтте. Гөлнара Наил кызы премиянең 4 этабын уңышлы үтеп «Киләчәк буыннар өчен бөек мирас» номинациясендә җирле үзидарәне үстерүгә һәм гражданнарның тормыш сыйфатын күтәрүгә керткән һөнәри өлеше өчен диплом белән бүләкләнде. Без аны  чын күңелдән котлыйбыз! Бу уңыш киләчәк казанышлар һәм ачышлар өчен башлангыч нокта булсын!

Тэги: Мәгариф идарәсе

Тимершык урта мәктәбенең агротехнологик класс укучылары җаваплылыгы чикләнгән «Игенче» җәмгыятендә  экскурсиядә булдылар һәм андагы эшчәнлек белән таныштылар. Бу безнең районның иң алдынгы хуҗалыкларының берсе, анда сөт җитештерү һәм терлекчелек белән бергә игенчелек белән дә шөгыльләнәләр. Хезмәт күрсәткечләре елдан-ел арта, эш нәтиҗәләре район, республика дәрәҗәсендә бәяләнә.

Тэги: Мәгариф идарәсе

Төзек булмаган техниканы эксплуатацияләүне булдырмау максатыннан, агымдагы елның 6 мартында «Уку-тәҗрибә Саба урман хуҗалыгында» 2026 нче елга техникаларга техник карау үткәрелде.

Тэги: окс ОКС

7 март көнне Шекше авыл җирлегенең гүзәл затлары Саба районы мәдәният йортында уздырылган бәйрәм чарасында булдылар. Аларга Казан дәүләт мәдәният институты студентлары һәм мөгаллимнәре концерты тәкъдим ителде.

Тэги: Шекше авыл җирлеге

"Яшьлек" яшьләр үзәге ренеры Вайисов Улугбек Рузмет улы 59 нчы Казан чаңгы марафонында җиңү яулады.

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " фдбудан:


Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү

18 сәгатьтән. 10 мартта 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 11 март

2026 елның 11 мартында Татарстан Республикасы территориясендә: 

- төнлә һәм иртән буран, күз күреме 1-2 км га кадәр начарая, көчле җил 15-20 м/с тизлектә;  

- төнлә дә, көндез дә бозлавык, юлларда көчле бозлавык.

     Халыкара  хатын-кызлар көнен бәйрәм итү алдыннан «Игенче» ҖЧҖнең генераль директоры гүзәл затларны якынлашып килүче бәйрәм белән тәбрикләде.

   Җитәкче чәчәк бәйләме, бүләкләр тапшырды һәм бәйрәм каефе , гаилә бәхете, сәламәтлек , иминлек теләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International