12 сентябрьдә, «Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы» Бөтенроссия һөнәри конкурсы тәмамланды. Республикабызны Саба районы Ә.А. Ахунҗанов исемендәге Олы Шыңар урта мәктәбен тәмамлаган укучы, Казанның Яңа Савин районы 146 нчы «Ресурс» лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Айсылу Мөхәммәтова лаеклы тәкъдим итте.
Табигатьне саклаучы балалар экологик театрларының «Сәнгать аша - яшел планетага!» беренче муниципаль фестивале 11 сентябрь көнне Саба урта мәктәбе базасында уңышлы үтте.
14 сентябрь-Халыкара фашизм корбаннарын искә алу көне. Әлеге көн уңаеннан 12 сентябрь көнне Олы Кибәче урта гомум белем бирү мәктәбе укучылары “Хәтер аллеясы” акциясендә катнашып агачлар утырттылар.
Татарстан Республикасы территориясендә кыраулар турында штормлы кисәтү
11 сентябрь көнне Финанс-бюджет палатасы коллективы үзләренең профессиональ бәйрәмнәрен – Финансистлар көнен билгеләп үтте.
11 сентябрь көнне Шәмәрдән авыл һәм балалар китапханәләре «Рухият» клуб берләшмәсе өчен «Кошлар - безнең дуслар!» дигән белем сәгате үткәрделәр. Чара башында китапханәчеләр балаларга кошлар тормышыннан кызыклы фактлар, аларның кешегә нинди файда китерүләре турында сөйләделәр. Әңгәмәдән соң балалар табышмакларга, ребусларга җавап бирделәр, кошлар турындагы мәкальләрне һәм әйтемнәрне искә төшерәчәкләр. Шулай ук балаларга тематик китаплар тәкъдим ителде. Китап битләрендә танылган һәм гаҗәеп кошларны очраттылар.
10 сентябрь көнне Шекше авыл китапханәсендә Халыкара грамоталылык көненә багышланган «Грамоталылык дөньясына сәяхәт» исемле танып-белү викторинасы узды. Башта китапханәче ни өчен бу бәйрәмнең халыкара бәйрәм дип аталуы, грамоталы кешенең нинди булуы турында сөйләде һәм дөньяда укый- яза белми торган кешеләр саны турында кызыклы статистик мәгълүматлар китерде. Теоретик өлештән соң катнашучылар практикага күчтеләр: балалар китапханәче белән бергә төрле табышмаклар чиштеләр, логик биремнәр эшләделәр һәм грамоталылык белән бәйле мөһим темалар турында фикер алыштылар. Эшләгән биремнәр балаларның үз белемнәрен тикшерергә һәм көндәлек тормышта грамоталылыкның никадәр мөһим булуын аңларга ярдәм итте.