«Балачак»ка 10 яшь

2025 елның 12 сентябре, җомга

2025 елның 5 сентябрендә Саба 6нчы номерлы «Балачак» балалар бакчасына 10 яшь тулды!!!

Юбилей - ул шатлыклы бәйрәм, нәтиҗәләр ясау, казанышлар, уңышлар, киләчәккә планнар турында уйлану вакыты.

Шушы еллар эчендә «Балачак» балалар бакчасы аякка басу, педагогик тәҗрибә туплау, эш сыйфатын күтәрү, иҗади эзләнү, матди-техник базаны яхшырту юлын узды.

Балалар бакчасының юбилее - ул үзенчәлекле бәйрәм, ул балаларның тавышлары, шаян күзләре, көлүләре, ачышлары һәм уеннары калейдоскобы! «Балачак» балалар бакчасы үзенең юбилеен нәкъ менә шундый шәп һәм балалар шатлыгына бай кәеф белән каршылады.

Без барлык хезмәткәрләрне, ата-аналарны, шулай ук элеккеге, хәзерге һәм булачак тәрбияләнүчеләрне искиткеч бәйрәм - «Балачак» балалар бакчасының юбилей көне белән котлыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International