Финанс-бюджет палатасы коллективы – Финансистлар көнен билгеләп үтте

2025 елның 12 сентябре, җомга

11 сентябрь көнне Финанс-бюджет палатасы коллективы үзләренең профессиональ бәйрәмнәрен – Финансистлар көнен  билгеләп үтте.
Коллективны һөнәри бәйрәм белән тәбрикләп, җитәкче Шәмсун Әкбәр улы Сөнгатов барчасына сәламәтлек, иминлек, яңа уңышлар теләде, хезмәтләре һәм һөнәри осталыклары өчен рәхмәтен белдерде.
Шулай ук бу көнне алдынгы хезмәткәрләр дә билгеләп үтелде.  Эльмира Вәлиева  һәм Ләйсән Шәймәрданова Саба муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр. Сөмбел Нәзировага, Гөлназ Рәхимуллинага, Гөлия Саматовага һәм Айзилә Халиковага Республиканың профсоюз оешмасының Рәхмәт хаты тапшырылды.
Район мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан яңгыраган чыгышлар бәйрәмне тагын да бизәде. Җырлар, биюләр, ачык һавада уеннар белән бизәлгән бәйрәмдә бик күп матур сүзләр, изге теләкләр яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International