10 сентябрь көнне Шекше авыл китапханәсендә Халыкара грамоталылык көненә багышланган «Грамоталылык дөньясына сәяхәт» исемле танып-белү викторинасы узды. Башта китапханәче ни өчен бу бәйрәмнең халыкара бәйрәм дип аталуы, грамоталы кешенең нинди булуы турында сөйләде һәм дөньяда укый- яза белми торган кешеләр саны турында кызыклы статистик мәгълүматлар китерде. Теоретик өлештән соң катнашучылар практикага күчтеләр: балалар китапханәче белән бергә төрле табышмаклар чиштеләр, логик биремнәр эшләделәр һәм грамоталылык белән бәйле мөһим темалар турында фикер алыштылар. Эшләгән биремнәр балаларның үз белемнәрен тикшерергә һәм көндәлек тормышта грамоталылыкның никадәр мөһим булуын аңларга ярдәм итте.