Балалар бакчасында тәрбия-белем бирү эше методы буларак хезмәт тәрбиясе зур әһәмияткә ия. Бакчада, чәчәклектә һәм табигать почмагында системалы хезмәт үсемлекләргә кызыксынуны арттыра, балаларда табигать объектларына карата мәхәббәт һәм сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләргә ярдәм итә, хезмәт сөючәнлек һәм башка әхлакый сыйфатлар формалаштыруга ярдәм итә. Ел саен Сабаның 4 нче «Кынгырау» балалар бакчасы тәрбиячеләре, балаларда илнең төп байлыгы буларак җиргә сак караш булдыру максатыннан, яшелчә бакчасында һәм чәчәклектә эш оештыралар. “Чәчәкле Саба” конкурсында 3 урын, күмәк хезмәтнең нәтиҗәсе булып тора.