«Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы» Бөтенроссия һөнәри конкурсы

2025 елның 12 сентябре, җомга

12 сентябрьдә, «Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы» Бөтенроссия һөнәри конкурсы тәмамланды. Республикабызны Саба районы Ә.А. Ахунҗанов исемендәге Олы Шыңар урта мәктәбен тәмамлаган укучы, Казанның Яңа Савин районы 146 нчы «Ресурс» лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Айсылу Мөхәммәтова лаеклы тәкъдим итте. Ул «Укытучылар арасында җәмәгатьчелек тарафыннан танылу лидеры» номинациясендә җиңүче булды, шулай ук Россиядә иң яхшы туган тел укытучылары бишлегенә керде. Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы оештырган конкурс быел Улан-Удэда (Бурятия Республикасы) уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International