ЯҢАЛЫКЛАР


10
июль, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Консультация-Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү

Тэги: һава торышы фаразы

 Икшермә кадет-интернат мәктәбе командалары "Зарница 2.0" Бөтенроссия хәрби спорт уеннарында искиткеч чыгыш ясады!

Тэги: Мәгариф идарәсе

              Өстәл уеннары өлкән яшьтәге кешегә күңелле вакыт үткәрергә мөмкинлек бирә. Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында өстәл уеннары: шахмат, шашка, домино, кроссворд уйнарга яраталар. Укучылар арасында шашка һәм шахмат аеруча популяр.

              Уеннар акыл өчен яхшы разминка булып хезмәт итә, тактадагы шашкаларның торышын яхшырак анализлый һәм вакыйгаларның ихтимал үсешен исәпли белгән кеше ота. Буш вакытны максатчан, рациональ һәм эчтәлекле файдаланырга ярдәм итә.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

Ел саен 8 июльдә бөтенроссия бәйрәме - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Гаилә - ул һәр кешенең тормышында булган иң кыйммәтлесе, иң мөһиме. Гаилә - ул якын һәм туган кешеләр, без кемнәрне яратабыз, кемнәрдән үрнәк алабыз, кемнәр турында кайгыртабыз, кемгә игелек һәм бәхет телибез. Бу көнне Миңгәр авыл китапханәчесе "Минем гаиләм - минем байлыгым" дигән әңгәмә үткәрде. Чара барышында китапханәче гаилә һәм гаилә кыйммәтләре, бәйрәмнең барлыкка килү тарихы турында сөйләде. Укучылар гаилә мөнәсәбәтләре, буыннар үзара бәйләнеше, туганлык хисләре һәм мәхәббәт турында сөйләүче классик һәм заманча язучыларның матур әдәбияты әсәрләре белән таныштылар. Чара азагында барысы да "Гаилә - ул Без" темасына рәсемнәр ясадылар.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

Тимершык авыл җирлегендә көндәлек тирә-якны төзекләндерү буенча макчатчан эш алып барыла. Шул максаттан чыгып җирлек территориясен җыештыру һәм печән чабу эшләре алып барыла.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

Саба муниципаль районы Кызыл-Мишә авылы  Ленин, Татарстан, Г.Тукай урамнарына МДФ программасы  нигезендә каты өслекле юл җәю эшләре башкарыла. Эшне “МДСУ Балтач”  ҖЧҖ башкара.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге ОКС

    2025 елның 09 июлендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Саба муниципаль районының Югары Симәт авыл җирлегендә халыкка кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә консультация ярдәме күрсәтү мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул иттеләр.

Тэги: ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы

Шәмәрдән авылында күпфатирлы йортлар янында дренаж челтәрләре төзү эшләре алып барыла.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

Югары Симет урта мәктәбе укучылары җәйге практиканы мәктәп яны участогында узалар. Алар мәктәп ашханәсе өчен яшелчә һәм җиләк-җимеш әзерләргә булышалар. Шулай ук матур чәчәкләр дә үстерәләр. Хәзерге вакытта кызыл һәм кара карлыган җыю эшләре башланды.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

Шәмәрдән авылында су белән тәэмин итү челтәрләрен төзү эшләре башланды.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International