«Тормыш өйрәтә, вакыт күрсәтә»

2025 елның 17 октябре, җомга

Явлаштау авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре юрист, детектив повестьлар һәм хикәяләр авторы Мәгъсүм Нәҗип улы Насыйбуллинның тууына 100 ел тулу уңаеннан әдәби сәгать үткәрделәр. Чарада катнашучылар язучының тормышы һәм иҗаты белән таныштылар, шулай ук аның әдәбият өчен әһәмияте турында фикер алыштылар.
Программа кысаларында Насыйбуллин әсәрләреннән өзекләр укылды. Китапларында күтәрелгән темалар турында сөйләшү аның иҗатының актуальлеген бәяләргә мөмкинлек бирде.
Чара җылы һәм дусларча әңгәмә белән тәмамланды. Һәр катнашучы Мәгъсүм Насыйбуллин әсәрләре турындагы тәэсирләре һәм фикерләре белән уртаклашты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International