16 октябрь көнне Олы Арташ авыл клубында рәсем күргәзмәсе булды. Балалар тарафыннан җылылык һәм илһам белән иҗат ителгән эшләр безне сөендерде һәм чын Иҗади тылсым атмосферасы тудырды. Балалар табигатьнең матурлыгын, Көзге төсләрнең яктылыгын сурәтләделәр. Көзге рәсемнәр күптөрле, чөнки балалар идеяләре һәм фантазияләре чикләрне белми.