Әтиләр көненә багышланган спорт чарасы «Әти белән бергәләп».

2025 елның 17 октябре, җомга

2025 елның 16 октябрендә Явлаштау урта мәктәбендә чын-чынлап бәйрәмчә җылы атмосфера хөкем сөрде! Без әтиләрне һәм аларның балаларын берләштергән искиткеч чара уздырдык. Көнебез шатлык, шат көлүләр һәм уңай хис-кичерешләр диңгезе белән тулы иде. Катнашучылар спорт осталыкларын күрсәтеп кенә калмадылар, чын команда рухында яндылар. Һәркем бар көчен куеп тырышты, ә килгән кунакларның көч биреп, дәртләндереп торуы онытылмаслык матур атмосфера тудырды! Әтиләр үзләрен кайгыртучан һәм игътибарлы әтиләр, шулай ук теләсә нинди эштә чын профессионаллар буларак күрсәттеләр. Әлеге бәйрәм катнашучыларга бик күп якты тәэсирләр бүләк итте.  Барлык катнашучыларга, жюриларга һәм көч бирүчеләребезгә зур рәхмәтебезне белдерәбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International