Бөтенроссия уку көне уңаеннан Килдебәк авыл китапханәчесе Сабабаш китап бирү пунктында клуб мөдире белән берлектә «Маҗаралы әдәбиятны беләбез һәм укыйбыз» дигән әдәби сәгать үткәрделәр. Бу көн-2007 елда, укуга ярдәм итү һәм аны үстерү буенча Милли программа кабул ителгәндә гамәлгә куелган. Шуннан бирле илнең барлык төбәкләрендә укуны популярлаштыруга юнәлдерелгән төрле чаралар үткәрелә.
Чара башында укуның кирәклеге, китапның һәр кеше тормышында никадәр мөһим һәм файдалы булуы турында сөйләп узылды. Аннары катнашучылар кычкырып шигырьләр укыдылар. Шулай ук, викторина сорауларына җавап бирделәр.
Әдәби сәгать, китап күргәзмәсенә күзәтү белән төгәлләнде.