Бүген 26.08.2025 Лесхоз интернат-йортының социаль хезмәтләр алучылар белән скрапбукинг дәресе үткәрелде. Фотоальбомны бизәү буенча әзерлек эшләре алып барылды.
Скрапбукинг-гаилә яки шәхси фотоальбомнар ясау һәм бизәүдән гыйбарәт кулдан эшләнгән сәнгать төре. Төп идея-киләчәк буыннар өчен нинди дә булса вакыйгалар турындагы фотосурәтләрне һәм башка истәлекле әйберләрне озак вакытка саклау.
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " фдбудан:
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү
05 сәгатьтән 21 сәгатькә кадәр. 2025 елның 27 августы
27 августта иртән, көндез һәм кичен Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшенле яңгыр һәм секундына 15-20 метр тизлектәге көчле җил көтелә, боз явуы ихтимал.
Теләсә нинди бәла – каза очрагында сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм номерына - «112» гә мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек буе шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
Иске Мичән авылында “Татарстанда – җәй” проекты буенча Зөбәрҗәт чишмәсе янында “Самовар бәйрәме” булып үтте. Мичән төп гомумбелем бирү мәктәбенең укучылары әлеге проектта катнаштылар.
Түбән Симет авыл клубында «Татарстанда җәй» проекты кысаларында ачык һавада чираттагы "Яхшы кәеф дулкынында" исемле урам концерты булды.
Җәйге каникул чорында Түбән Шытсу төп мәктәбе укучылары төрле һөнәрләр белән танышуларын дәвам иттеләр.
Социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тарткан инвалидлар 1 октябрьгә кадәр Пенсия фондына килергә һәм социаль хезмәтләрнең тулы җыелмасын кайтарырга яки дарулар белән тәэмин итүне генә кайтарырга хокуклы. Социаль хезмәтләр җыелмасы ягына сайлау ясап, пациент үз сәламәтлеген иминләштерә
Безнең табигатьнең иң матуры – чәчәкләр. Бу искиткеч матур үсемлек күзләрне иркәли, яхшы кәеф, шатлык, күңел күтәренкелеге бирә. Алар безне иртә яздан караңгы көзгә кадәр куандыра. "Сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Саба мәктәп-интернаты" дәүләт бюджет гомуми белем бирү учреждениесе үз территорияләрендә чәчәкләр үстереп, тырышлыкларын күрсәттеләр.
Мәчет территориясен төзекләндерү максатыннан, Тимершык авылында мәчет территориясендә койма тоту эшләре башкарылды. Койма тоту эшләре иганәчеләр хәм сәдака хисабына авыл халкы тырышлыгы белән эшләнде.
Быел да бу бәйрәм гөрләп үтте. Үткәрелү урыны Мичән авыл җирлеге территориясендә урнашкан «Шәүкәт күле» булса, үткәрүчеләре - Тимершык егетләре.
Бу ярыш үз чорларында милли көрәш буенча төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә күп җиңүләр яулаган, бүгенге көндә безнең арадан киткән Латыйпов Мәгъфир, Мөхәммәдиев Ильфар, Вафин Альберт, Вафин Ирек, Сафин Идүс, Латыйпов Шәүкәт, Мулләхмәтов Сиренат, Гәрәев Илдар, Нуруллин Илнарлар истәлегенә үткәрелә.
1,2,3 урыннарны яулаган катнашучылар грамоталар һәм истәлекле призлар белән бүләкләнде.
Иң өлкән балыкчы - 92 яшьлек Вафин Мехәммәт, икенче фотода иң яшь балыкчы - кечкенә Эмилия Латыйпова.