День матери - это теплый и светлый праздник

2025 елның 26 ноябре, чәршәмбе

19 нчы  һәм 25 нче  ноябрь көннәрендә әлеге күркәм бәйрәм уңаеннан җәмгыятебез хатын-кызларына Казан шәһәренә сәфәр оештырылды .

Матур урыннарда булып , чәй  белән сыйланып, Галиаскәр Камал  театрының яңа бинасында  спектакль карадык. Эчтәлекле, мәгънәле, элекке һәм хәзерге чын тормышны чагылдырган спектакль, артистларның оста итеп уйнаулары барыбызның да күңеленә хуш килде.

 Әниләр Көне - иң якын һәм кадерле кеше, безгә тормыш бүләк иткән кеше бәйрәме.

Без хатын-кызларыбызны якынлашып килүче бәйрәм белән чын күңелдән котлыйбыз, аларга сәламәтлек, бәхет, мәхәббәт һәм иминлек телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International