2025 елның 25 ноябрендә "Саба йөзү бассейныда 40 яшькә кадәрге һәм 40 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында ирекле стиль белән 50 м дистанциягә йөзү буенча Саба муниципаль районы Чемпионаты узды.
Бүләкләү тантанасында Саба муниципаль районы Башкарма комитеты Аппарат җитәкчесе Гарипов Ирек Рамазан улы катнашты. Җиңүчеләрне һәм призерларны грамоталар һәм акчалата бүләкләр белән бүләкләделәр.
Йөзү нәтиҗәләре катнашучының теләге буенча ГТО комплексы исәбенә керәчәк.