Әниләр көне – Россиядә ноябрь аеның соңгы якшәмбесе көнне билгеләп үтелә. Бу көнне барлык әниләрне тәбрик итү күркәм традициягә әйләнде.
Әниләр өоне кайчан бәйрәм көн итеп билгеләнгән соң? 1998 елның 30 гыйнварында Россия президенты Борис Ельцин «Әниләр көне хакындагы» указга кул куя. Әлеге көнне канунлаштыруны сорап Россиянең, хатын-кызлар, гаилә һәм яшьләр эшләре буенча Дәүләт думасы Комитеты чыгыш ясый, төгәлрәге депутат, ЦК КПРФ әгъзасы Алевтина Апарина бу эштә активлык күрсәтә.
Әниләр көнен рәсмиләштерүнең максаты булып, хатын-кызга карата хөрмәт, гаилә нигезләрен ныгыту, кешеләр тормышында әни кеше нинди зур әһәмияткә ия икәнен искә төшерү, аналарның дәрәҗәсен күтәрү тора.
Шул уңайдан, 26 ноябрь көнне “Әни дигән бөек Йолдыз бар” дип исемләнгән тематик кичә хөрмәтле әниләребез катнашында узды.