Үз эшчәнлеге турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында 2026 елның 9 апрелендә 12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр «Роспотребнадзор» ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе республика территориясендә идарәдә һәм 12 территориаль идарәдә эшкуарлар өчен бердәм "Ачык ишекләр" көне оештыра.
Балалар сәламәтлеге — Россия дәүләт сәясәтенең өстенлеге. Тумыштан һәм нәселдән килгән авыруларны иртә ачыклау өчен пренаталь һәм неонаталь скрининглар үткәрелә.
30 март конне Югары Симет урта мәктәбендә 3 чиреккә йомгак ясап ата-аналар жыелышы үткәрелде. Жыелышта ГБУ начальнигы Ягафарова Гузәл Назыйф кызы "Юлда йөрү кагыйдәләре; мопедлар һәм самокатлар", "Социаль челтәрләр"темасына үз чыгышын тәкъдим итте. Шулай ук эти-энилэргэ видеороликлар күрсәтелде.
Югары Симет авыл җирлегендә Татарстан Республикасы Дәүләт Юрбюросының Саба бүлекчәсе баш белгече Ахунов Рәшит Илсур улы гражданнарны кабул итте. Ул авыл халкын борчыган шәхси сорауларга җавап бирде. Килеп туган шартларда үзен һәм үз гаиләсен яклау буенча юрист буларак киңәшләр бирде. Ул кирәк булганда үзләренә мөрәҗәгать итәргә кирәклеген искәртте.
«Нәүрүз бәйрәме» -тынычлык һәм игелек, кунакчыллык һәм муллык бәйрәме. 29 март көнне Югары Симет мәдәният йортында китапханә белән берлектә " Хуш киләсең Нәүрүз, түрдән үз!» дип исемдәге бәйрәм узды.
Бүген район Башкарма комитетында 4 Д сыйныф укучылары класс җитәкчесе Ләйсән Рафаэлевна Зиннәтуллина белән экскурсиягә булдылар. Архив бүлеге җитәкчесе Альбина Нәкыйповна архив булегендә экскурсия үткәрде, тарихи кыйммәткә ия булган документларны күрсәтте.
26 нчы март көнне Миңгәр авылында яшәүче Кашапова Асия Миннахмәт кызы 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны Саба муниципаль районы җитәкчелеге исеменнән Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары - Саба муниципаль районы Башкарма комитеты аппараты җитәкчесе И.Р. Гарипов, Саба районы буенча “Балкыш” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге җитәкчесе Н.И.Дәүләтшин, Тимершык авыл җирлеге башлыгы А.Х.Хаҗиев һәм “Болгар” ҖЧҖ вәкиле Р.Г. Кашапов котлап, бүләкләр тапшырдылар.
30 март көнне Олы Шыңар урта мәктәбендә 3 чиреккә йомгак ясап, ата-аналар җыелышы булды. Җыелышта «Балигъ булмаганнар арасында гаилә иминсезлеген һәм хокук бозуларны профилактикалау " ТР ТМР Башкарма комитетының җәмәгать тәртибе эшчәнлеген тәэмин итүче әйдәп баручы белгеч Исхакова Альбина Раиф кызы катнашты. Ул хокукка каршы тәртипне профилактикалауда гаиләнең роле, баланың вакыт үткәрүен даими контрольдә тоту зарурлыгы, бигрәк тә Интернет челтәрендә, дәрестән тыш вакытта куркынычсыз ял итүне оештыру, шулай ук балигъ булмаганнарның һәм аларның ата-аналарының экстремистик һәм террористик юнәлештәге җинаятьләр кылган өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы турында сөйләде.

30нчы март көнне Саба урта мәктәбе базасында 2017-2018, 2015-2016нчы елгы укучылар арасында тэг-регби ярышы булып узды. Җиңүче командалар түбәндәгечә билгеләнде: