Балалар һәм өлкәннәр өчен иң яраткан бәйрәмнәрнең берсе, әлбәттә, ул Яңа ел. Балалар бу көнне булачак могҗизаларга ышаналар, яңа ел төнендә бүләкләр алырга яраталар. Аларга бу бәйрәмнең безнең илдә ничек билгеләп үтелүе, яңа елның әкияти персонажлары, бәйрәмнең электән килгән гореф-гадәтләре кече яшьтән үк таныш. 25 декабрь көнне Сатыш авылы мәдрәсә музеенда укучылар “Яңа ел җир йөзе буйлап атлый” дип исемләнгән виртуаль сәяхәттә булдылар. Музей хезмәткәре аларны башка илләрдә яңа елны ничек,кайчан уздырулары, бәйрәмнең тарихы,гореф-гадәтләре белән якыннан таныштырды.
Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан шәхси йортларда яшәүчеләр үзләренең йорт яны территорияләрен бизәүдә аеруча активлык күрсәтәләр. Алар гаҗәеп кар фигуралары, фанерадан уеп ясалган композицияләр ясыйлар, якты гирляндалар элеп куялар һәм кышкы могҗизаның кабатланмас атмосферасын тудыралар.
Иҗади энергиягез һәм бәйрәм кәефен булдыруда актив катнашуыгыз өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәбез! Сезнең хезмәтегез балаларыбызны рухландыра һәм сөендерә, Яңа елны аеруча якты һәм истә калырлык вакыйга итә.
Тирә-яктагы тормышны яхшырак һәм матуррак итәргә омтылуыгыз өчен рәхмәт сезгә! Киләсе елда өегез җылы, бәхетле һәм шатлыклы булсын!
Бильярд - иң борынгы уеннарның берсе, ул безнең заманда да бик популяр булып кала бирә. Бу мавыгу даими рәвештә аның чын яшьләрен һәм өлкәннәрне җыя. 20 декабрь көнне Язлы Арташ авыл клубында яшьләр арасында бильярд буенча турнир булып узды. Барлык катнашучылар да бильярд сөючеләр өчен начар булмаган һәм шактый тигез уен күрсәттеләр.
Яңа ел бәйрәмнәре мөһите тудыру максатыннан Сатыш авыл җирлегендә урнашкан оешма - предприятиеләр, шәхси хуҗалыклар уз территорияләрен кар – боздан ясалган сыннар, төрле төстә балкып янучы утлар һәм дә Яңа ел чыршысы белән бизәү зшләре алып баралар. Барыгызга да 2025 ел мәшәкатьләре артта калсын, ә 2026 елга аяк басканда теләнәчәк барлык хыяллар да чынга ашсын дип теләп калабыз!
“Ел укытучысы” конкурсының муниципаль этабында катнашу.
Кыш - әкияти ел фасылы. Яңа ел бәйрәмнәре, якыннар һәм дуслар белән очрашулар, гаҗәеп кышкы бизәкләр - барысы да аерым кәеф тудыра, балачак хатирәләрен искә төшерә һәм могҗизалар вәгъдә итә.
Казанчы Бигәнәй авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә «Тормыш хакыйкате игелектә» дигән игелек сәгате үткәрелде. Балалар яхшылык һәм яманлык төшенчәләре, яхшылыкның кешеләр өчен никадәр мөһим булуы турында белделәр. Әйләнә-тирәдәге кешеләргә карата яхшылык турында төрле тормыш хәлләре турында фикер алыштылар, матур әдәбияттан бер-берсенә яхшы мөнәсәбәт мисалларын китерделәр һәм «яхшылык»сүзе белән мәкальләрне һәм әйтемнәрне искә төшерделәр. Шулай ук кычкырып шигырьләр укыдылар . Чара тәмамлангач, китапханәче балаларга бәхет һәм игелек теләде, игелекле гамәлләр кылуны кызганмаска кушты.
Яңа ел-иң яраткан һәм күптән көтелгән бәйрәмнәрнең берсе, бигрәк тә балалар өчен! Ул-тылсым, әкият һәм бик күп сюрпризлар вакыты. 25 декабрь көнне Байлар Сабасы ш.т.б. МББУ Саба урта мәктәбе базасында МХО катнашучыларның балалары өчен яңа ел тамашасы узды.
Консультация-Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү
Профилактик очрашу