Профилактик очрашу

2025 елның 25 декабре, пәнҗешәмбе

    Бүген, 25 нче декабрь көнне, безнең Саба гимназиясендә профилактик очрашу булды. Кышкы каникулларны файдалы һәм мавыктыргыч итүнең төрле формалары, урыннары турында гимназияның тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Юнысова Л.Г. сөйләде. Пиротехник шартлаткычлар  кулланганда булырга мөмкин куркынычлар турында ассызыклап үтте. Урамда үз үзеңне тоту кагыйдәләрен искәртеп үтте.

   Юридик бүлек вәкиле, җәмәгать тәртибе эшчәнлеген тәэмин итүче әйдәп баручы белгеч А .Р. Исхакова: мошенниклык, РТ №71 нче номерлы закон, янап куркытып алу матдәләре белән тагын бер кат таныштырды. Профилактик әңгәмә барышында укучылар мошенниклыкның төрле формалары, интернет-алдакчыларның корбаны булмау һәм онлайн-сервисларны кулланганда нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеге турында белделәр. Янапталау, эзәрлекләү һ. б. өчен балигъ булмаганнарга карата нинди чик кую чаралары кулланылырга мөмкин булуын белделәр.

   Бу  очрашу, алган белемнәр укучыларыбызга игътибарлырак һәм җаваплырак булырга ярдәм итәр дип өметләнәбез. Бу тема буенча фикералышу бүгенге дөньяда аеруча мөһим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International