ЯҢАЛЫКЛАР


2
октябрь, 2025 ел
пәнҗешәмбе

1 октябрь көнне Байлар Сабасының “Ильвина” ресторанында традицион чара - 50 һәм 60 ел бергә яшәүче парларның "Алтын һәм Бриллиант" юбилейларына багышланган тантана үтте. Әлеге күркәм чарада Юлбат авыл җирлегеннән Нигъмәтҗановлар гаиләсе катнашы. 

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

Өлкәннәр көнен бәйрәм итү безнең өчен бик мөһим вакыйга.

1 октябрь көнне, өлкәннәр ункөнлеге кысаларында, Тенеки авыл клубында «Сез безгә кирәк әле» дип исемләнгән чара булып узды. 

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

1 октябрь көнне Юлбат төп гомуми белем бирү мәктәбендә Өлкәннәр көне билгеләп үтелде. 

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

1 октябрьдә Саба районында ел саен 50 ел бергә яшәгән алтын юбилярлар хөрмәтләнә. Быел бу чарада безнең җирлектән Римма һәм Раиф Гаязовлар, Нурислам һәм Кәүсәрия Латыйповлар, Гөлсинә һәм Нәкыйф Мөбәрәкшиннар катнашты. Алтын туй-ул 50 ел бергә яшәгәннән соң билгеләп үтелә торган юбилей. Бу гаилә бәйләнешләренең  ныклыгын гәүдәләндерүче мөһим һәм әһәмиятле вакыйга. Бу көнне ир белән хатын никахтагы беренче адымнарын искә төшерәләр, тарихлары белән уртаклашалар һәм, бәлки, 50 ел элек бер-берсенә биргән антларын кабатлыйлар.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

Иске Икшермә авыл җирлегенең алтын юбилярлары

Тэги: Иске Икшермә авыл җирлеге

2025 ел-“Ватанны саклаучылар елы” уңаеннан Шекше төп мәктәбендә солдат белән очрашу үткәрелде. Очрашуга ВДВ өлкәсендә хезмәт итеп, әле күптән түгел генә туган якларына әйләнеп кайткан Мубараков Илнур Газинур улы килде. 

Тэги: Мәгариф идарәсе

Югары Симет урта мәктәбендә өлкәннәр көне билгеләп үтелде. Шушында эшләп лаеклы ялга чыккан укытучыларга, хезмәткәрләргә укучылар концерт номерлары куйдылар. Өлкәннәр балаларның сорауларына җавап бирделәр, яшьлек хатирәләре белән уртаклаштылар. Мәктәп директоры Гарифуллин Рафис Нәкыйп улы өлкәннәрне бәйрәм белән котлады.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

Ел саен, алтын чорда без бөтен көчен һәм белемен халкына багышлаган, яшь буынга сәламәтлеген һәм яшьлеген биргән кешеләрне хөрмәтлибез. Өлкәннәр көнен бәйрәм итү кысаларында 1 октябрь көнне Язлы Арташ авыл клубында «Гомер козегез матур булсын»дигән тематик кичә оештырылды.Арташ авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Илсур улы Мөхәрләмов сәламәтлек һәм озын гомер теләп котлады.Чара кунаклары бәйрәмне оештыручыга алган хисләре , бүләк ителгән кәефе һәм күңелдә онытылмаслык тәэсирләре өчен рәхмәт белдерделәр. "Нырты АХП"ҖЧҖ җитәкчесе Дәүләтгәрәев Ильяс Илдус улына күрсәткән ярдәме өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез

Тэги: Арташ авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International