ЯҢАЛЫКЛАР


25
октябрь, 2025 ел
шимбә

2025 елның 19-21 ноябрендә Новосибирск шәһәрендә Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан Новосибирск өлкәсе хөкүмәте, Новосибирск өлкәсе сәнәгать, сәүдә һәм эшмәкәрлекне үстерү министрлыгы һәм Россия Ритейл базары экспертлары ассоциациясе белән берлектә ел саен үткәрелә торган «Себердә ритейл көннәре» бизнес һәм хакимият регионара Форумы узачак.

Россия Федерациясе Президенты каршындагы Тарихи хәтер милли үзәге һәм «Бердәм РОССИЯ» Бөтенроссия сәяси партиясе тарафдарларының Үзәк Советы тарихи хәтерне саклау һәм яклау инициативаларының Бөтенроссия конкурсына старт бирде.


24
октябрь, 2025 ел
җомга

Эзмә урта мәктәбендә ата-аналар җыелышы узды. Мәктәп мәсьәләләре буенча фикер алышудан, укучыларның гомуми өлгерешенә анализ ясаудан тыш, сыйныф җитәкчеләре «Засветись» акциясе кысаларында урам киемнәрендә яктылыкны кире кайтара торган элементлар булу кирәклеге турында ата-аналар белән профилактик әңгәмәләр үткәрделәр. Машина йөртүчеләрне юлда җәяүлеләр турында ачык кисәтеп, безнең тормышны саклап калырга мөмкин булган бу гади гамәлнең мөһимлеген искә төшерделәр.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

Саба районының «Балкыш " халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагогы Нәгыймова М. С. беренчеләрдән булып хәрәкәттә катнашучылары белән берлектә "Яктырыгыз! Белеп тор!" акциясы үткәрделәр.

Тэги: Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү узәге ОСЗ МТЗиСЗ РТ в Сабинском муницупальном районе Саба районы

Һәр ел саен Саба мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен интернат-мәктәбендә көзге бал үткәрелә. Залга кергәндә шунда ук бәйрәм, могҗиза, көз көтү атмосферасына чумарга мөмкин иде. Бу матур һәм истә калырлык чара — барлык укучылар өчен иҗади сәләтләрен күрсәтү, кызыклы коллектив эшчәнлеккә кушылу, дуслар арасында ял итү өчен бик яхшы мөмкинлек. Программага  конкурслар, уеннар, табышмаклар, көзге җырлар, биюләр кертелгән иде. Чара күңелле һәм дустанә шартларда узды. Укучылар бик күп уңай эмоцияләр алдылар

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

Бүген 24.10.2025 Саба районында "Мобиль поликлиника" Иске Икшермә авылында кабул итү тәмамлады.

Тэги: хастаханә

Кызыл-Мишә авылы мәчетендә авыл халкы һәм иганәчеләр булышлыгы белән су кертү эшләре башкарылды.

 

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

Сабай авыл клубында ремонт эшләре башкарыла. Пластик тәрәзәләр куелды, су кертелде, клуб тышкы яктан калай белән тышлана, туалет кую эшләре  һәм түшәм эшләнәчәк. Ремонт эшләрен «ПМК -159» ҖЧҖ башкара.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

Шәмәрдән "үсеш" лицеен капиталь ремонтлау: эшләрнең барышы

Тэги: окс ОКС

Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International