«Хореография дәресләрендә төп күнекмәләрне формалаштыру» темасына ачык дәрес.

2026 елның 14 гыйнвары, чәршәмбе

14.01.2026 конне Саба балалар сәнгать мәктәбе хореография бүлегенең 2 нче сыйныфында «Хореография дәресләрендә төп күнекмәләрне формалаштыру» темасына ачык дәрес үткәрелде (укытучысы Мөбәрәкҗанова А.З., концертмейстер Абдуллин Р. Х.).
Хореография белән шөгыльләнү балаларның сәламәтлеген ныгыта, хәрәкәтләрне координацияләүдә җитезлекне үстерә, сәнгати зәвык, матур манера, грациоз йөреш, гәүдә торышын формалаштыра, комплекслардан арындыра. Бу-балаларны бию культурасы белән таныштыру, эстетик тәрбия һәм иҗади эшчәнлек формалаштыру, күзаллауны үстерү. Шулай итеп, бию-хәрәкәтләренең матурлыгы гына түгел, физик әзерлек һәм чыдамлык, дисциплина, ритм хисе һәм музыка ишетү сәләте үсеше дә ул.
Хореография бүлегендә мондый ачык дәресләр күптән традициягә әверелде, чөнки ата-аналарга балаларның хореография белән танышуы һәм аларны бу сәнгать төренә ничек җәлеп итүләре турында белергә мөмкинлек бирә. Нәкъ менә ачык дәресләр ярдәмендә балаларның һәм укытучының эшен күрергә, баланың нәрсә эшли алуын, нәрсәгә ирешүен, нинди кимчелекләр барлыгын аңларга мөмкин.
Укучылар «Гимнастика», «Ритмика» һәм «Бию» дәресләрендә беренче яртыеллыкта алган белемнәрен күрсәттеләр. Әти-әниләр, хореография сәнгате дөньясына чумып, балаларының уңышларын яратып күзәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International