2026 елның 14 гыйнварында Хөснулла һәм Аллаһияр Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбендә 2025-2026 уку елының I яртыеллык йомгаклары буенча методик берләшмә утырышы узды. II яртыеллыкка планнар, укытучы Дәүлиева Г.Р.нын “Татар композиторларының вокаль ансамбль өчен җырларын күчерү һәм эшкәртү” тыңланылды.
Ялгыз җырлау сыйныфы укытучысы Дәүлиева Г.Р. һәм концертмейстер Маликова Ч.Ф. 2025-2026 уку елының 1 яртыеллык нәтиҗәләре; белем бирү программаларын үтәү; фестивальләргә һәм конкурсларга әзерлек; укучыларны белгечлеге буенча чыгарылыш имтиханнарына әзерләү кебек темаларга төптәнрәк тукталдылар.