ЯҢАЛЫКЛАР


27
октябрь, 2025 ел
дүшәмбе

 Явлаштау авылында үзара салым акчасына янгын гидрантлары урнаштырылды 

Мишәбаш авылының Сосновая урамында  130 метр озынлыктагы урам-юл челтәренә вак таш салу эшләре төгәлләнде. Ремонт-торгызу чаралары "МДСУ-2"ҖЧҖ көче белән башкарылды. Әлеге  оешма хезмәткәрләренә сыйфатлы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерәбез.

Олы Шыңар авылында  яшәүче Гайфуллина Минсырур Низами кызына 2025нче елның 25нче октябрендә 95 яшь тулды. Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н.Миңнеханов исеменнән котлау һәм истәлекле бүләкләрне Саба муниципаль районындагы халыкны социаль яклау бүлеге башлыгы Гайнетдинова Лилия Нургаян кызы тапшырды. Котлауларга шулай ук Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы А.Г. Гарипов,  Олы Шыңар урта мәктәбе директоры Мөбәрәков Р.Г. та  кушылды.

   Минсырур    Низами кызы  Сабай авылында    дөньяга килә. Әнисе Таһирә, әтисе Низаметдин, 4 бертуганы: апасы, 2 энесе була.

   1937 елның сентябрь аенда Сабай башлангыч мәктәбенә беренче сыйныфка укырга керә,  4 класс белем ала.

   Мәктәпне тәмамлагач колхозда төрле эшләрдә катнашып йөри.

   1954 елның декабрь аенда Олы Шыңар авылы егете Гарифулла абый белән гаилә корып яши башлыйлар. Килен булып килгәч башта колхозда төрле эшләрдә йөри , аннан соң Олы Шыңар авыл  авыл мәктәбендә башта җыештыручы, аннан пешекче булып эшли. Пешекче булып 22 елга якын хезмәт куя .

   Гарифулла абый белән 61 ел бергә яшиләр, ул 2015 елда вафат була. 3 кыз, 1 малай үстерәләр:кызлары Гөлфлүр, Фаягөл, Галия, уллары Дамир , 7 онык, 11 оныкчык лары бар. Бүгенге көндә Олы  Шыңар авылында балаларының тәрбиясендә яши, күршеләре белән бер-берсенә ярдәм итешеп торалар.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

Инсульт-баш мие участогының кан белән тәэмин ителешенең кискен бозылуы, ул баш мие кан тамырлары спазмы (еш очрый торган ишемик инсульт) яки кан тамырлары ярылу нәтиҗәсендә барлыкка килергә мөмкин (геморрагик инсульт).

Тэги: хастаханә

Лесхоз урта мәктәбендә юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре булды, алар безнең укучылар өчен “Һөнәри ориентация” дип исемләнгән сыйныф сәгате үткәрделәр. Бу бик җанлы әңгәмә булды, анда полиция капитаны Гаянова Г.Ф., полиция инспекторы Насибуллин И.Д. һәм профилактика бүлеге начальнигы Ягафарова Г.Н. катнашты. Балалар инспектор һөнәре турында күп нәрсәләр белделәр.

Тэги: Мәгариф идарәсе

25 октябрь көнне Шекше мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе «Туганнар җыелган җирдә» исемле күптән көтелгән шәҗәрә бәйрәмен үткәрү урыны булды. Бу көннең төп геройлары - Мөхәммәтҗановлар һәм Сәйфетдиновлар. Чара рухи һәм дустанә шартларда узды. Кунаклар гаилә традицияләре турындагы хикәяләрне кызыксынып тыңладылар, тормыш тарихлары белән уртаклаштылар. Бәйрәм Шекше мәдәният йортының «Бөрлегән» үрнәк татар балалар фольклор коллективы чыгышы белән башланып китте, яшь солистлар татар халык җырларын башкардылар. Казан шәһәренең "Мирас" татар халык хоры кичәнең матур бизәге булды, хор җитәкчесе Наил Бареев һәм хормейстер Алия Минкашева да Мөхәммәтҗановлар нәселеннән.

Тэги: Шекше авыл җирлеге

9 сентябрь көнне Бөтенроссия студентлар олимпиадасының «Мин — профессионал» IX сезоны старт алды. Россия вузлары студентлары үз белемнәрен тикшереп карый һәм карьера үсеше өчен уникаль мөмкинлекләр ала ала.

Стратегик инициативалар агентлыгы өстенлекле тармакларны кадрлар белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән проектларга ярдәм итү өчен гаризалар кабул итүне ачты.

Конкурсның максаты-Татарстандагы ирекле хәрәкәтнең күпкырлылыгын һәм фидакарьлеген күрсәтү, талантлы авторларга ярдәм итү һәм медиа киңлектә волонтерлык темасын популярлаштыру. 2025 елда яңалык булып татар телендә язмалар номинациясе, инклюзив Иреклелекне яктырту, шулай ук «махсус хәрби операция иреклеләре турында иң яхшы сюжет»номинациясе булачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International